Мы в социальных сетях

Бүген «Ватан-ана» мемориаль комплексы янында Бөек Ватан сугышы башланган көнгә багышланган «Хәтер һәм матәм көне» тантаналы чарасы узды. Чәчәкләр салырга һәм һәлак булган сугышчыларны искә алырга шәһәр мэры Наил Мәһдиев, Башкарма комитет хезмәткәрләре, Шәһәр Советы һәм ТР Дәүләт Советы депутатлары, студентлар һәм мәктәп укучылары, сугыш хәрәкәтләре ветераннары килде.

«Бүген бөтен илебез буенча матәм чаралары уза. 1941 елның 22 июне-безнең Совет күпмилләтле халкы тарихының фаҗигале сәхифәсе. Иртәнге сәгать дүрттә сугыш игълан итми генә немец-фашист илбасарлары илебезгә һөҗүм ясыйлар. 78 ел элек шундый матур якшәмбе кояшлы көндә шәһәр һәм илебез торак пунктларының халкы өстенә ут афәте, авиация бомбалары ява башлый һәм бөтен илебез өчен тормыш берсүзсез үзгәрә. 1418 көн һәм төн безнең илебез - иреге һәм бәйсезлеге, яшәү, хезмәт итү, туган телдә сөйләшү хокукы өчен көрәште һәм бу 20 миллионнан артык иң яхшы халкы бәрабәренә, илебез дошманга каршы торалды», - дип билгеләде шәһәр мэры Наил Мәһдиев. - «Бүгенге көндә исән-сау яшәүче, сәламәт кешеләр, яшь егетләр һәм кызлар Дәүләт тарихындагы фаҗигале еллар, 20 гасырның иң канкойгыч сугышы турында истән чыгаралар. Илебез җилкәсендә җиңү яуланды һәм бүгенге буыннарның бурычы – азат итүченең батырлыгы турында истә тоту, дип уйлыйм. Уннарча, йөзләрчә еллар узачак, әмма безнең гадәти булмаган ил халкының һәр буыны үзләренең бабаларының батырлыгы турында хәтерләячәк».

Исегезгә төшерәбез, Бөек Ватан сугышы елларында 1710 шәһәр һәм поселок, 70 мең авыл тулысынча җимерелә. 6 миллион бина яндырыла һәм юкка чыга. Ил милли байлыкларының 30%ын югалта.

Шимбә, 22 июнь 2019, 14:40