Сишәмбе, 21 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

“Күпер астында" җәйге урам музыка мәдәнияте фестивале Яр Чаллыда беренче тапкыр уздырыла. 12 Чаллы музыканты Габдулла Тукай исемендәге яр буеның амфитеатр сәхнәсендә чыгыш ясады. Яшь музыкантлар танылган кавер-композицияләр генә түгел, үзләре язган җырлар да башкардылар.

Фестиваль шәһәр халкында зур кызыксыну уятты-күпләр гаиләләре белән килделәр.

Иҗади чарада нинди дә булса музыка уен коралында уйнаучы яки җыр башкаручы һәр теләгән кеше катнаша ала. Катнашучылар тамашачыларга гитарада, фортепиано, скрипкада уйнау осталыкларын яки аерым бер көйгә шигырьләр уку талантын күрсәтә. Фестиваль хәрәкәтенә теләсә кайсы концерт яки репетицион видеосын беркетеп, әлеге сылтама буенча кушылырга мөмкин.

Чараны оештыручылар - "Яр Чаллыда рок мәктәбе" һәм шәһәрнең Башкарма комитеты. Киләсе музыкаль чараны үткәрү датасы һәм вакыты турында Чаллы шәһәре администрациясенең Вконтакте рәсми төркемендә күзәтегез.

Якшәмбе, 23 июнь 2019, 15:01