Дүшәмбе, 20 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Халыкара балаларны яклау көне алдыннан "Кояшкай" тернәкләндерү үзәгендә мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр арасында «Балачак дөньясы» VIII Республика рәсем конкурсында җиңүчеләрне һәм катнашучыларны бүләкләү тантанасы узды. Конкурсның оештыручысы һәм финанс партнеры-шәһәр Советы депутаты Эдуард Фәттахов җитәкчелегендәге Пенсия фонды идарәсе. Быел республика һәм шәһәр балалар коррекцион белем бирү учреждениеләрендә һәм тернәкләндерү үзәкләрендә тәрбияләнүче 200дән артык бала үз эшләрен тәкъдим итте. Җиңүчеләр өч номинациядә билгеләнде: «Күңелле җәй», «Минем яраткан кешем», «Әкияттә кунакта».

Шәһәр Советы депутаты Эдуард Фәттахов балаларны, педагогларны һәм ата-аналарны бәйрәм белән котлады һәм призерларга гына түгел, конкурста катнашучыларның барысына да дипломнар һәм бүләкләр тапшырды.

Әлеге чара социаль яклау идарәсе һәм "Кояшкай" тернәкләндерү үзәге ярдәме белән үткәрелә.

Пәнҗешәмбе, 30 май 2019, 13:43