Якшәмбе, 19 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Бүген "Метро" мәдәни-мәгариф платформасында "Яр Чаллы. Шәһәрне сиземләп тою". Тактиль күргәзмәдә «Музейлар төне» чарасы кысаларында 1000нән артык кеше булды. Чаллылыларга 11 тартмада тәкъдим ителгән әйберләрне тотып карап, анда нәрсә ятуын чамаларга туры килде. Проект бик күпләрне кызыксындырды. Аның кураторлары Полина Кожина һәм Марина Сәгыйтова белдерүенчә, тәкъдим ителгән 11 тартма эченнән халык автокаланың истәлекле, әһәмиятле урыннарын билгели алды. 

"Күпләр үзләренең турыдан – туры ассоциацияләре белән уртаклашты, мәсәлән, ылысларны -  Шишкин  бульварын аңлата дип яздылар. Соңгы тартмага мамык куелган иде. Бу ачык сорау булды. Кешеләр аны Бигеш аэропорты, болытлар белән бәйләгәч без аларның фантазиясенә бик гаҗәпләндек. Вариантлар арасында шулай ук картон-кәгазь комбинаты һәм «В небо» батут паркы да бар иде", - ди Марина Сәгыйтова.

"Без  чаллылыларның, берничә объекттан кала, тәкъдим ителгән башка объектлар белән таныш булуларын аңладык. Алар хатасыз язган. Димәк, бу объектлар бүгенге көнгә кадәр актуаль. Бу исә әлеге киңлекләрне активлаштырырга кирәклеге турында сөйли", – дип өстәде Полина Кожина.

 Бүген барлык теләүчеләр өчен "Яр Чаллы. Шәһәрне сиземләп тою" тактиль күргәзмәсе "Метро" мәдәни-белем бирү платформасында 18:30дан 21:00 сәгатькә кадәр эшли. Якын арада оештыручылар берничә яңа проект-тикшеренү уздырырга планлаштыра. Бу юлы алар чаллылыларның туган шәһәрләрен нинди ис һәм төс белән бәйләүләрен ачыкларга омтылалар.

Пәнҗешәмбе, 30 май 2019, 13:04