Мы в социальных сетях

Автозавод районы хакимиятендә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 74 еллыгына багышланган бәйрәм чаралары нәтиҗәләре буенча тантаналы чара узды. Район хакимияте башлыгы Винер Харисов  бәйрәм чараларында актив катнашкан һәм ярдәм күрсәткән учреждение җитәкчеләрен һәм белгечләрен рәхмәт хатлары белән бүләкләде.

Шулай итеп, агымдагы елның гыйнварыннан май аена кадәр Бөек Ватан сугышы ветераннарын хөрмәтләү буенча районда зур эш башкарылды. Ветераннарга РФ президенты, Татарстан республикасы президенты һәм шәһәр мэры исеменнән котлау открыткалары һәм азык-төлек җыелмасы тапшырылды. Районның 20 белем бирү учреждениесендә чәй өстәле артында, азык-төлек җыелмалары тапшыру белән бәйрәм концертлары үткәрелде. Татарстан республикасының Дәүләт Советы, шәһәр Советы депутатлары, район предприятиеләре һәм оешмалары җитәкчеләре "Ветеранны котла" акциясендә актив катнашты. Депутаталар концерт, чәй өстәле оештыруда, фатирларны җыештыруда хәйрия ярдәме күрсәтте. Җиңү көне алдыннан Боровецкий бульварында Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар истәлегенә чәчәкләр салу белән тантаналы чара узды. 9 май көнне Җиңү мәдәният һәм ял паркында ветераннар, халык өчен массакүләм мәдәни-күңел ачу чаралары оештырылды.

Чәршәмбе, 22 май 2019, 08:39