Якшәмбе, 19 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

«Заман» яшьләр үзәгендә РФ Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина стипендиясенә лаеклыны билгеләү максатыннан «Иң яхшы яшьләр оешмасы җитәкчесе» конкурсының турыдан-туры этабы узды. Конкурс комиссиясе 35 яшькә кадәрле яшьләр берләшмәсе лидерлары һәм яшьләр белән эшләү белгечләреннән 14 гариза кабул итте.

Конкурс документлары белән танышканнан соң 8 лидер билгеләнде, алар үз эшләрен тәкъдим итте.

Шулардан:

Ксения Әхмәдҗанова (Яр Чаллы шәһәре Пенсия фонды идарәсе)

Мария Липатова (Яр Чаллы шәһәре Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге);

Дмитрий Ульдяков ( «КАМАЗ» ААҖ); 

Олеся Смолина ( «КАМАЗ» ААҖ Двигательләр заводы);

Татьяна Елисеева («Челны-Бройлер» ҖЧҖ);

Альбина Вәлиуллина (Яр Чаллы җылылык челтәре); 

Лилия Гайфетдинова ( «Ремдизель» АҖ);

Анна Фәргатова («Форд Соллерс холдинг» ҖЧҖ).

Сайлап алу туры нигезендә өч номинация буенча җиңүчеләр билгеләнде.

Җиңүчеләрне 30 мең сумлык сертификатлар белән бүләкләү «Яшьләр көне – 2018» бәйрәмендә узачак.

Җомга, 22 июнь 2018, 16:51