Санитар-экологик икеайлык кысаларында 7 майда шәһәр территориясендә территорияләрне санитар чистарту һәм төзекләндерү буенча өмә үткәрелде, анда 830 кеше катнашты.
Комсомол районы хакимияте хезмәткәрләре Сарман тракты һәм Казан проспекты киселешендәге чүплекне бетерү буенча өмәдә катнаштылар. Өмә барышында 30 капчыктан артык чүп-чар җыелды.
Шулай ук төзекләндерү буенча чаралар ТИҮ рәисләре һәм «Шәһәрне яшелләндерү хуҗалыгы» ААҖ эшчеләре тарафыннан М. Җәлил скверында үткәрелде. «Бумажник» ТИ БҖЧҖ хезмәткәрләре Саначин исемендәге яр буенча (17А/19 буенда) территорияне чүп-чардан чистарттылар. «Жилкомсервис» ПКФ ҖЧҖ идарәче компаниясе хезмәткәрләре 9/33А, Б; 9/1, 9/38, 9/55 һәм башка торак йортлар янында газоннарны тырмаладылар һәм чүп-чар җыештыру буенча эшләр башкардылар.
Мәктәп укучылары һәм хезмәткәрләре тарафыннан беркетелгән территорияләрне чистарту актив алып барыла. Чүп-чар, коры ботаклар, яфраклар җыю буенча эшләр башкарылды.
Идарәче компанияләр, предприятие һәм оешма хезмәткәрләре, җирле халык бердәм көч белән административ биналар, кибет, торак йортлар янындагы территорияләрне тәртипкә китерде. Төп эшләр арасында – агачларны агарту, бордюр ташларын буяу, йорт яны территорияләрен чистарту, чүп-чар җыю, газоннарны тырмалау.
Автозавод районының «Җиңү» паркында мемориаль зона янында 24 нче мәктәпнең 9 нчы сыйныф укучылары газоннарны тырмаладылар һәм чүп-чар җыюда катнаштылар. 9 капчык үсемлек һәм көнкүреш калдыклары җыелган.
42 нче мәктәп укучылары мәктәп янындагы территорияне һәм 65 комплекста спорт мәйданчыгы янында җыештырдылар. 8 капчык чүп-чар җыелды.
28 нче мәктәп укучылары Яшь Ленинчылар бульварында эшләделәр, газоннарны тырмаладылар. Барлыгы 18 кеше катнашты, 9 капчык үсемлек калдыклары һәм чүп-чар җыелды.
Үзәк районы территориясендә Үзәк районы хакимияте хезмәткәрләре һәм 54 нче гимназия укучылары Ф. Табиев исемендәге яр буен чүп-чардан җыештырдылар, барлыгы 8 капчык көнкүреш чүп-чары җыелды.
Шулай ук Энтузиастлар бульварында Үзәк районы хакимияте хезмәткәрләре территорияне чүп-чардан чистарттылар, барлыгы 5 капчык чүп-чар җыелды.
Каенлык һәм 37/22, 37/21, 37/09 торак йортлары һәм "Метро" сәүдә үзәге арасында 30 нчы урта мәктәп укучылары чүп-чардан һәм үсемлек калдыкларыннан чистарту, газоннарны тырмалау буенча эшләрне башкардылар, барлыгы 7 капчык үсемлек чүп-чары, 4 көнкүреш чүп-чары җыйдылар.
Г. Тукай скверында 31 нче мәктәп укучылары эшләде: чүп-чардан һәм үсемлек калдыкларыннан чистарту, газоннарны тырмалау буенча эшләр башкарылды, барлыгы 5 капчык үсемлек чүп-чары, 2 капчык көнкүреш чүп-чары җыелды.
41/16 һәм 41/13 йортлар арасындагы территориядә 45 нче урта мәктәп укучылары чүп-чардан һәм үсемлек калдыкларыннан чистарту, газоннарны тырмалау эшләрен башкардылар (5 капчык үсемлек чүп-чары, 3-көнкүреш чүп-чары).
Касимов урамы буйлап Халыклар дуслыгы урамыннан алып Гыйләҗев скверына кадәр территориядә 53 нче урта мәктәп укучылары чүп-чардан һәм үсемлек калдыкларыннан чистарту, газоннарны тырмалау буенча эшләр башкардылар, 7 капчык үсемлек чүп-чары, 5 көнкүреш чүп-чары җыелды. Үзәк районы территориясендә өмәдә барлыгы 285 кеше катнашты.
«Шәһәрне яшелләндерү хуҗалыгы» ААҖ хезмәткәрләре ГЭС поселогында «Универсам» тукталышында җәяүлеләр тротуары буенча 37 нарат утырттылар. «Паритет» ИК ҖЧҖ хезмәткәрләре 46/07 йорт территориясендә 17 агач утырттылар. М. Вахитов исемендәге 2 нче гимназия укучылары 20 агач утырттылар. Барлыгы 7 май көнне 74 агач утыртылды.
Эшләр дәвам итәчәк.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Шимбә, 7 май 2022, 12:22