Чәршәмбе, 9 июль 2025 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Комсомол районында Бөек Ватан сугышы ветераннары Нәкыя Мөхәммәтҗан кызы Шәймәрданова һәм Нурмөхәммәт Кыям улы Кыямов 90 яшьлек юбилейларын билгеләп үтәләр. РФ Президенты Владимир Путин, шәһәр мэры Наил Мәһдиев, ТР Дәүләт Советы депутаты Марсель Мингалимов һәм шәхсән үз исеменнән юбилярга Комсомол районы хакимияте башлыгы урынбасары Эльвира Вәлиева котлау һәм бүләкләр тапшырды.

Нәкыя Мөхәммәтҗан кызы Шәймәрданова ТАССРның Зәй районы Алмалы авылында туа. Башлангыч мәктәпнең 3 сыйныфын тәмамлый. Сугыш елларында колхозда ат караучы булып эшли.  1951 елда Бөек Ватан сугышы ветераны Фәрвазетдин Шәймәрдан улы Шәймәрдановка кияүгә чыга. Лаеклы ялга чыкканчы Нәкыя Мөхәммәтҗан кызы Тихоново авылында терлекче булып эшләгән. 1987 елда гаиләсе белән Яр Чаллыга күчеп килә.

Ире белән 4 бала тәрбияләп үстергәннәр, 3 оныгы һәм 1 оныкчыгы бар.

Нәкыя Мөхәммәтҗан кызы Бөек Ватан сугышы ветераны – тыл хезмәтчәне, «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәте өчен» медале, «Хезмәт ветераны» медале, шулай ук юбилей медальләре белән бүләкләнгән.

Нурмөхәммәт Кыям улы Кыямов ТАССРның Зәй районы Түбән Лоҗы авылында туа. Урта мәктәпне тәмамлый. Сугыш елларында колхозда төрле эшләрдә хезмәт куя. 1959 елда Тәскирә Хабибрахмановага өйләнә. 1959 елда гаиләсе белән Яр Чаллыга күчеп килә. Лаеклы ялга чыкканчы Нурмөхәммәт Кыям улы «Камгэсэнергострой» предприятиесендә эшли.

Тормыш иптәше белән 3 бала тәрбияләп үстергәннәр, 5 оныгы һәм 3 оныкчыгы бар.

Нурмөхәммәт Кыям улы Бөек Ватан сугышы ветераны – тыл хезмәтчәне, «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәте өчен» медале, «Хезмәт ветераны» медале, шулай ук юбилей медальләре белән бүләкләнгән.

Җомга, 6 май 2022, 16:48