Бүген Яр Чаллыда тагын бер яңа балалар бакчасы ачылды. Ул шәһәрнең яңа өлешендәге 14 комплекста урнашкан һәм "АБВГДЕЙКА" исемен йөртәчәк.
"Демография" федераль илкүләм проекты кысаларында төзелгән балалар белем бирү учреждениесен файдалануга тапшыру тантанасында микрорайонда яшәүчеләр, әти-әниләр, балалар, бакчаның хезмәт коллективы һәм төзүчеләр, Шәһәр Советы депутатлары катнашты.
Шәһәр башлыгы шәһәрдә ясле проблемасы барлыгын билгеләп үтте. Әлегә мохтаҗларның 34 проценты гына ясле төркемнәрендә урыннар белән тәэмин ителгән. «Без бу проблеманы хәл итәбез. Быел без алты балалар бакчасы тапшырабыз. Киләсе елга тагын дүрт, 2021 елда өч яңа бакча төзеләчәк. Кичә Фәрит Хәйруллович катнашында Без 35 нче , бүген 14 нче микрорайоннарда балалар бакчасын ачтык», -– дип билгеләп үтте мэр, Россия президенты Владимир Путин, ил Хөкүмәтенә һәм Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановка рәхмәтен җиткерде. «Федераль үзәк ярдәменнән башка без балалар бакчаларын төзи алмас идек, бездә андый акчалар юк. Алты балалар бакчасына без 1 млрд 340 млн сум акча тоттык. Димәк, бер урын 900 мең сум тирәсе тора. Бу якынча миллион дигән сүз. Ил Хөкүмәте әнә шундый эшләргә акча бүлеп бирде», - дип нәтиҗә ясады Наил Мәһдиев.
Ул балалар бакчасы төзегән Шәһәр Советы депутаты Марсель Мингалимов җитәкчелегендәге "Синең йорт" төзелеш компаниясенә рәхмәт белдерде. "АБВГДЕЙКА" коллективына заманча белем бирү учреждениесенең иң югары таләпләренә җавап бирүче яңа балалар бакчасында уңышлы эшләүләрен теләде.
Тантаналы чара төзүчеләр тарафыннан символик ачкыч тапшыру белән тәмамланды.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Шимбә, 24 август 2019, 13:34