Якшәмбе, 19 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Гражданлык хәле актларын дәүләт теркәве буенча вәкаләтләр Россия Федерациясе субъектлары үтәвенә тапшырылган федераль вәкаләтләргә карый. Татарстан Республикасында әлеге вәкаләтләрне башкару закон нигезендә җирле үзидарә органнарына тапшырылган.

Яр Чаллы шәһәрендә гражданлык хәле актларын теркәү буенча дәүләт вәкаләтләре «Яр Чаллы шәһәре муниципаль берәмлеге Башкарма комитеты карамагындагы гражданлык хәле актларын теркәү идарәсе» муниципаль казна учреждениесе (алга таба – ЗАГС идарәсе МКУ) тарафыннан гамәлгә ашырыла.

Гражданлык хәле актлары ул – гражданнарның гамәлләре яки аларның хокук һәм бурычлары барлыкка килүгә, үзгәрүгә яки туктатылуга йогынты ясаган, шулай ук гражданнарның хокукый хәлен характерлаган вакыйгалар.

Дәүләт теркәвенә түбәндәге гражданлык хәле актлары алынырга тиеш: бала тууны, никахны теркәү, никах таркалуны теркәү, уллыкка (кызлыкка) бала алу, ата булуны билгеләү, исем алмаштыру һәм үлемнәрне теркәү актлары.

ЗАГС идарәсе МКУ эшчәнлегенә шулай ук түбәндәгеләр керә:

- акт язуларын төзәтү һәм үзгәртү, гамәлдән чыгару һәм яңарту;

- гражданлык хәле актларын раслаучы таныклык һәм белешмәләрне кабаттан бирү;

- гражданлык хәле акты язуы булмау турында белешмә бирү;

- гражданлык хәле актларын теркәү, хокукый ярдәм күрсәтү буенча гражданнарны кабул итү;

- гражданнарның гаризаларын карап тикшерү;

- гражданлык хәле актларын теркәү буенча статистик хисаплылык алып бару;

- гражданлык хәле актларын дәүләт теркәве кенәгәләренең (акт кенәгәләренең) исәбен һәм сакланышын федераль законнарда билгеләнгән срокларда тәэмин итү;

- гражданлык хәле актларын дәүләт теркәве турында таныклык бланкларының исәбен алып бару һәм сакланышын тәэмин итү;

- гражданлык хәле актларын дәүләт теркәве белән бәйле белешмәләрне Федераль законнарда билгеләнгән тәртиптә һәм срокларда бирү;

- Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының ЗАГС идарәсенә гражданлык хәле актларын дәүләт теркәве турында мәгълүмат, гражданлык хәле актларын дәүләт теркәве турында таныклык бланкларын Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы законнарында билгеләнгән тәртиптә һәм срокларда файдалану хакында хисаплар бирү. 

Тантаналар сараеның яңа бинасы 2008 елның ноябрендә файдалануга тапшырылды.

Аның беренче катында архив фонды һәм эш бүлмәләре урнашкан. Архив фонды 1921 елдан бирле алып барыла һәм анда 700 меңгә якын архив берәмлеге саклана.

Икенче катта тантаналар үткәрү өчен өч зал эшли:

- «Көнбатыш» залы. Бу ап-ак зал бик иркен, түшәмнәре биек, яктылык күп төшә, акустикасы искиткеч яхшы. Ул матур табигать кочагына – нарат урманына карап тора. Котлау тантаналары үткәрү өчен бик уңайлы зал.

- «Көнчыгыш» залы. Ул романтик интерьерда, биек колонналар белән, Көнчыгышка хас бизәлешле итеп эшләнгән. Тәрәзәләреннән шәһәребезнең матур панорамасы ачыла. Бу залда язылышып чыккан яшьләр «җиде бәхет күпере»нең берсеннән узалар.

- «Көньяк» залы. Камера залы бирегә килүчеләрне үзенең төгәл линияле архитектурасы, кабатланмас матурлыгы белән җәлеп итә.

Кияү белән кәләш өчен бөтен уңайлыклар тудырылган бүлмәләр, иркен көтү залы бар. Яшьләрне «Аккош тугрылыгы» композициясе көтә.

Күрсәтелә торган хезмәтләрнең сыйфатын күтәрү максатында, зал сайлау, вакытын билгеләү, тантана үткәрүнең сценариен төзүдә һәр пар белән индивидуаль эш алып барыла.

Һәр атнаның чәршәмбе көнендә никахка керергә теләүчеләр өчен гаиләне планлаштыру, бала туу һәм гаилә сәламәтлеген саклау мәсьәләләре буенча психолог һәм табиб катнашында әңгәмәләр оештырыла.

Халыкка хезмәт күрсәтүнең сыйфатын яхшырту һәм гражданнарның чиратларын бетерү максатында, гражданнарны кабул итү «Электрон чират» сервисы терминаллары ярдәмендә башкарыла.

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының «Татарстан Республикасында электрон рәвештә дәүләт, муниципаль һәм социаль әһәмиятле хезмәтләр күрсәтүгә күчү планы турында» 2011 елның 19 гыйнварындагы 21 номерлы карары нигезендә һәм ТР МК ЗАГС Идарәсенең «Дәүләт хезмәтләрен электрон рәвештә күрсәтүгә күчү планы турында» 2011 елның 18 февралендәге 9 номерлы боерыгын үтәү йөзеннән, бала тууны дәүләт теркәвенә алу, никахны теркәү, никах таркалу, уллыкка (кызлыкка) бала алу, ата булуны билгеләү, исем үзгәртү, кабат документлар бирүгә документлар кабул итү алып барыла.

Тантаналар сарае сайтында гражданлык хәле актларын теркәүгә гариза, дәүләт пошлинасын түләүгә квитанция үрнәкләре, шулай ук гражданлык хәле актларын дәүләт теркәве мәсьәләләре буенча халыкка кирәкле мәгълүмат урнаштырылган.

Проектның максаты булып ЗАГС идарәсе эшчәнлегендә дәүләт хезмәтләре күрсәтүнең сыйфатын яхшырту тора.

Тантаналар сарае холлында гражданнар электрон хезмәттән файдалана алсын өчен, «Интернет» челтәренә тоташтырылган өстәмә эш урыннары булдырылды. Белгечләр консультация ярдәме күрсәтә.

Барлык гражданнарның да «Интернет» челтәре булмавын истә тотып, гражданлык хәле актларын дәүләт теркәвенә гаризаларны кабул итү «тере» чират буенча да алып барыла.

Тантаналар сараенда «Электрон Хөкүмәт» инфоматы уңышлы гына эшли. Аның ярдәмендә гражданнар үзләре үк дәүләт хезмәтләреннән файдалана алалар яисә аларга хезмәттән белгеч ярдәмендә интерактив рәвештә файдалану мөмкинлеге бирелә.

Моннан тыш, халыкка уңайлырак булсын өчен, дәүләт пошлинасын Тантаналар сараенда урнаштырылган инфомат яки Россия Саклык банкы терминалы аша түләп була.

Гаилә кыйммәтләрен үстерү максатында, балага исем кушуны, егет белән кызның ярәшүен, гаилә юбилейларын биредә бәйрәм тантанасы итеп үткәрергә мөмкин.

Тантаналар сараенда шулай ук дәүләт бүләкләре тапшыру тантаналары һәм башка шәһәр чаралары да уздырыла.

Бала тууны дәүләт теркәве буенча гражданнарны кабул итү «Кама балалар медицина үзәге» ДАССУда, Тынычлык проспекты, 2 йорт (6 терминал) адресы буенча башкарыла.

Үлемнәрне дәүләт теркәве мәсьәләләре буенча гражданнарны кабул итү КФҮ бинасында түбәндәге адрес буенча башкарыла: Гидротөзүчеләр урамы, 10 йорт (4/2/1), 1, 2 тәрәзәләр.

Пятница, 29 марта 2024, 10:16