Мы в социальных сетях

9 февральдә бөтен дөньяда стоматологлар һәм теш табиблары үзләренең һөнәри бәйрәмен билгеләп үтә. Россиядә бу бәйрәм нибары берничә генә ел билгеләп үтелсә дә, Халыкара стоматолог көне елдан-ел зур популярлык ала бара.

Бәйрәм датасының 9 февральдә булуы очраклы түгел. Бәйрәм католик чиркәвенең газап чигүче христиан хатын-кыз Аполлония Александрийскаяны каты җәзалар белән җәфалап христиан булудан баш тарттырырга маташуын искә алу көнендә билгеләп үтелә. Изге Аполлонияне газаплау атрибутлары нәкъ менә тешләр һәм щипцылар белән бәйле була.

Изге хатын барысына да түзә, аны учакта яндырып үтерү белән янаганда да (249 елның 9 февралендә), ул үзе ялкын эченә атлый. Шул вакыттан бирле шундый юрама яшәп килә: «Santa Apollonia!» дип әйтүгә теш сызлавы бетә икән.

Яр Чаллы шәһәре халкына зурлар өчен – 3, балалар өчен 1 стоматология поликлиникасында 191 табиб-стоматолог, 30 теш табибы һәм 240 шәфкать туташы стоматология ярдәме күрсәтә. 40 тан артык шәхси кабинетлар һәм клиникалар ачылган.

Бүгенге көндә стоматология зур үсеш алды. Кечкенә чакта күпләребез теш табибына барырга курыккан булса, хәзер ул артык куркытмый, чөнки заманча дәвалау чаралары һәм авыртуны баса торган препаратлар куллану пациентка стоматолог креслосында үзен комфортлы сизәргә мөмкинлек бирә.

Хөрмәтле стоматологлар, әлеге бәйрәм көнендә сезгә профессиональлек өлкәсендә уңышлар, ирешелгәннәрдә тукталып калмыйча, тагын да зуррак үрләргә омтылуыгызны, камилләшә баруыгызны һәм кешеләргә матур елмаю бүләк итә торган эшегездән канәгатьлек алуыгызны телибез.


Понедельник, 19 января 2015, 06:00