Мы в социальных сетях

26 июнь – Халыкара наркотик матдәләр куллануга һәм аның законсыз әйләнешенә каршы көрәш көне уңаеннан, республикада 18 – 27 июнь көннәрендә «Наркоманияне профилактикалау» декадасы үткәрелә.

Наркомания – заманның иң куркыныч күренешләреннән берсе. Наркотиклар ярдәмендә көндәлек проблемалардан качарга тырышучы кешеләр бу куркыныч афәт «ятьмәсенә» көннән-көн күбрәк эләгә. Аларга үз тормышларында моңа охшашлы экспериментлар ясаган өчен еш кына бик кыйммәт түләргә туры килә, нәтиҗәләр аяныч була.

Наркомания – ныклы психик һәм физик бәйлелек нәтиҗәсендә наркотик дарулар һәм матдәләрне даими рәвештә күбрәк куллану белән мавыгудан барлыкка килгән авыру ул. Ул шәхеснең җитди үзгәрүенә, психикасы какшауга, шулай ук эчке әгъзаларының функцияләре бозылуга китерә.

Безнең организм – тулы бер система. Шул системага мәҗбүри рәвештә наркотик килеп керә дә, матдәләр алмашы процессына килеп кушыла һәм аның бозылуына китерә. Бу вакытта агулаучы матдәләр организмда кала, хәтта бер мәртәбә наркотик кулланганнан соң да 12 сәгатьтән 7 көнгә кадәр. Наркотикка бәйле кешенең наркотик кабул итүгә ихтыяҗы гел артканнан-артып тора.

Потенциаль наркоманнар – алар рәхәтлек һәм маҗаралар эзләүче, наркотикларның организмга тәэсире турында тулы күләмдә хәбәрдар булмаган, ышанучан, башкаларга охшарга тырышучан 15 - 25 яшьлек яшь кешеләр. Алар үз-үзләренә югары бәя куялар, үзләрен наркоманнарга һәм алкоголикларга бөтенләй дә охшамаган дип саныйлар. Аларның барысы да, наркотикның нәрсә икәнен белергә теләп, бер генә мәртәбә наркотик татып карыйбыз, дип ышаналар, ләкин наркотик белән танышуның нинди начар нәтиҗәләргә китерүе турында уйламыйлар. Наркотик «кәеф»нең нәрсә икәнен белү теләге , ә аннан соң «тагын бер һәм соңгы тапкыр» үзеңә рәхәтлек китерәм, дип уйлау аек акыл таләбеннән көчлерәк була.

1987 елда БМОның Генераль Ассамблеясе һәр елның 26 июнен Халыкара наркотиклар куллануга һәм аның законсыз әйләнешенә каршы көрәш көне дип игълан итү турында карар чыгарды. Наркотиклар куллануның үлем куркынычына китерүе турында искә төшерү, аннан котылырга теләүчеләргә ярдәм күрсәтү, яшьләр мохитена сәламәт яшәү идеяләре кертү – бу көннең төп максаты шулар.

Наркотикларның кеше организмына нинди зыян китерүен белү өчен, аны үзең кулланып карау мәҗбүри түгел. Ә наркотиклар «ятьмәсенә» эләкмәс өчен, түбәндәгеләрне белү мөһим:

· төрле кыен хәлләрдә дә «Юк» дип әйтергә өйрәнергә;

· кыен хәлләрдән качмаска, ә аларны хәл итәргә омтылырга;

· төрле кешеләр белән аралаша (усал һәм изге күңелле, ихлас һәм хәйләкәр) һәм үз фикереңне кистереп әйтә белергә;

· башка кешеләргә ярдәм итәргә һәм кирәк булганда үзең дә ярдәм сорарга өйрәнергә;

· һәм иң мөһиме – яшәвеңнен кадерен белергә!  


Четверг, 27 октября 2016, 15:58