Мы в социальных сетях

Стрессның нәрсә икәнен белмәгән һәм аның билгеләрен үзендә тоймаган кеше табылыр микән? Кеше тормышы – ул даими стресс, ә һәр көн – яшәү өчен туктаусыз көрәш. Тиз ритмлы тормыш, вакыт җитмәү, икътисадның тотрыклы булмавы – стресс тудыруга китерүче факторлар әнә шулар. Нәтиҗәдә, кеше организмында тулы канлы тормыш белән яшәргә һәм эшләргә комачаулый торган нерв-психологик киеренкелеге туплана.

«Стресс» төшенчәсе күптән фәнни термин булудан туктап, хәзер инде көндәлектә кулланыла торган гадәти төшенчәгә әйләнде. Без ул турыда көн дә массакүләм мәгълүмат чараларыннан ишетәбез. Стресс – ул кеше өчен авыр һәм хәл итеп булмаслык теләсә нинди вакыйга яки таләпкә реакция буларак барлыкка килә торган халәт.

Чамадан тыш стресс организмга зур зарар китерергә мөмкин. Бер стресска икенчесе өстәлә, шуңа күрә стресслар бик куркыныч. Стресс йогынтысы астында невроз дип аталган авыру барлыкка килергә мөмкин. Невроз, үз чиратында, башка күп төрле авырулар китереп чыгара, мәсәлән, гипертоник авыру, атеросклероз, йөрәк ишемиясе, инфаркт, инсульт, ашказаны җәрәхәте һәм уникелле эчәк авыруларын. Психологик тетрәнүләрдән котылып та булмый. Дүрт стена эчендә утырганда да кеше төрле стресслар йогынтысында калырга мөмкин. Кешенең тышкы һәм эчке ярсыткычлар агымына бирешмәве шәхеснең психологик үзенчәлекләреннән һәм мотивацияле ориентациясеннән тора.

Шулай да, стрессларга каршы көрәшергә булышучы берничә алым бар: 
•Актив хәрәкәтләнү 
Физик күнегүләр йөрәк һәм үпкәләрнең яхшырак эшләвенә ярдәм итә. Чыдамлык арта. Кыскасы, бөтен организм сизелерлек ныгый. Моннан тыш, физик нагрузка йогынтысында тискәре эмоцияләрнең бер өлеше «янып бетә».

•Туклану 
Яшелчә һәм җиләк-җимешләрне, сыйфатлы ярмаларны – күбрәк, терлектән алынган продуктларны азрак ашарга кирәк. . 

•Су процедуралары 
Нәкъ менә аның өчен нәрсә файдалы буласын һәркем үз тәҗрибәсеннән чыгып билгели. Кайнар яки җылы ванна, душны иртән яки кич керергә мөмкин. Чыныктыру процедуралары ясап карарга була. Контраст душ һәркемгә файдалы, 1 минут – җылы, 15 секунд – салкын су һәм аны 5-10 мәртәбә кабатларга кирәк.

•Йокы 
Организм никадәр ныграк хәлсезләнгән булса, ул шулкадәр тулырак көч белән хәл алырга, үзенең сәламәт халәтенә кире кайтырга тиеш. Моның өчен иң яхшысы – йокы. Кеше организмы йоклаган чакта киеренке халәттән арына, шуңа күрә яхшылап йокы туйдырырга кирәк. 

•Рухи тынычлыкны саклау 
- Үзгәртә алган нәрсәне үзгәртегез, әлегә үзгәртеп булмаганны язмыш дип кабул итегез. Истә тотыгыз: бу тормышта безгә беркем бернәрсә тиеш түгел. Аллаһы Тәгалә беркайчан да икенче ишекне ачмыйча беренчесен япмый.

- Тормыштагы һәр нәрсәгә уңай мөнәсәбәт булдырыгыз. Теләсә нинди негатив вакыйгалардан да үзеңә файда табарга була.

- Бүгенге көн белән яшәргә һәм һәр көннән канәгатьлек хисе алырга өйрәнегез.

- Бервакытта да язмышка үпкәләмәгез. Истә тотыгыз, моннан да начаррак булмаган бит әле. 
- Күңелгә хуш килмәгән кешеләр белән аралашудан читләшегез. Әгәр түзеп торалмаслык кешеләр белән аралашырга туры килсә, үзегезнең алар төсле булмавыгызга шатланыгыз.

- Үз-үзегезгә бәяне күтәрегез һәм башкалар сезнең турыда нәрсә уйлар дип азрак кайгырыгыз.

 - Күбрәк кызыклы кешеләр белән аралашыгыз. Аралашырга өйрәнегез. 
Кирәк чагында үз кыйммәтләрегезне артыграк бәяли белегез.

- Стрессны профилактикалау – тормышны сизелерлек җиңеләйтергә булыша торган ярыйсы гына кызыклы процесс ул.

Сез искиткеч сыгылмалы, сизгер, негатив хәлләргә тиз бирешмәүчән булсагыз да, сездәге тынычлык бөтен хезмәт коллективына җитәрлек булса да, сез шул ук вакытта үзенең эчке дөньясы булган кеше булып каласыз, эчке дөньяны тәртиптә һәм гармониядә тоту яхшырак. 


Вторник, 2 декабря 2014, 06:44