Мы в социальных сетях

Грипп һәм кискен респиратур вирус инфекциясе (ОРВИ) дөньяда еш булуы һәм сан ягыннан беренче урынны алып тора. Ул барлык йогышлы авыруларның 95 процентка якынын тәшкил итә. Грипп эпидемиясе һәр елны гадәттә салкын вакытта була һәм җир шарының 15 процент халкын авыруга дучар итә.

Грипп ул кешеләр ел да авырый торган гадәти чир, аның бернинди куркынычы да юк, дигән фикер киң таралган. Ни кызганыч, грипп ул кайвакыт үлемгә дә китереп җиткерә торган авыру. Хроник авырулар белән интегүче өлкән яшьтәге кешеләр арасында («куркыныч янаган» затлар) грипп «корбаннары» аеруча күп. Грипп вакытында үлем-китем интоксикациядән, мөһим яшәү үзәкләренә (баш мие) кан савудан, үпкә ялкынсынуыннан (пневмония, плевра эмпиемасы, йөрәк, йөрәк-үпкә авырулары) нәтиҗәсендә булырга мөмкин.

Кеше организмының грипп белән авыру куркынычы бик югары. Авыру кискен туңып калтыраудан, температураның 39-40 градуска күтәрелүеннән, гомуми хәлсезлектән, мускуллар һәм буыннар сызлавыннан башлана. Бераз соңрак боларга тамак төбен кырып тору, коры ютәл, борын тыгылу, тавыш карлыгу кебек билгеләр дә килеп өстәлә.

Нигездә, грипп җиңелчә, уртача һәм көчле формаларда була. Кайбер очракларда яшь балалар, өлкән яшьтәгеләр, иммунитетлары түбән булган кешеләр грипп белән каты авырырга да мөмкиннәр. Гриппның теләсә кайсы формасында да табиблар ятып дәвалану режимын сакларга, авыруны изоляцияләргә һәм табибның барлык рекомендацияләрен үтәргә киңәш итәләр.

ОРВИны профилактикалау гомуми сәламәтләндерү, үз-үзеңне чыныктыру, физкультура белән шөгыльләнү юлы аша организмны ныгыту һәм иммунитетны күтәрүдән гыйбарәт. Шулай ук саф һавада булу, витаминнарга бай ризыклар белән туклану, кыш азагында һәм яз башында чамасын белеп витамин препаратлары (табигый булса яхшырак) куллану киңәш ителә.

Инфекция таралган вакытта аеруча ябык биналарда булган массакүләм чараларга баруны чикләү, авырулар белән якыннан аралашудан качу, кулларны мөмкин кадәр ешрак юу сорала. Авыру кешеләргә дә шул ук кагыйдәләрне үтәргә, хезмәткә яраксызлык турында кәгазь алырга, массакүләм чараларга бармаска, җәмәгать транспортыннан мөмкин кадәр азрак файдаланырга, сәламәт кешеләр белән тыгыз аралашмаска, марлядан ясалган бәйләвечләр киеп йөрергә кирәк.

Бүген грипптан бердәнбер үзенчәлекле профилактика алымы булып вакцинация торуы дәлилләнгән. Организмга вакцина кертү авыру китереп чыгара алмый, ләкин ул саклану антителалары эшләп чыгарылу белән инфекциягә каршы көрәшү өчен иммун системасын ныгыта. Хәзерге заман вакциналарының составы ел саен үзгәреп тора һәм ул бер үк вакытта өч типтагы вирусның 90 процент очрагыннан саклый.

Грипптан саклану вакцинасының нәтиҗәлелеге гриппка каршы айлар буе кулланырга кирәкле барлык медицина препаратлары: иммуностимуляторлар, витаминнар, гомеопатик чаралар белән чагыштырганда күпкә югарырак.

Хәзерге вакытта гриппка каршы нәтиҗәле көрәш бары тик массакүләм иммун профилактикасы юлы аша гына мөмкин. Вакцинация яки актив иммунлаштыру гриппны профилактикалауның төп алымы булып санала. Ныклы иммунитет 4 атнадан соң барлыкка килә һәм 6 ай саклана. Гриппка каршы вакцинаны вакытында ясату 80-90 процент халыкта саклану нәтиҗәсен тәэмин итә.

Милли профилактик прививкалар календаре нигезендә, түбәндәге категория гражданнар гриппка каршы бушлай вакцина ясата ала: 6 ае тулган балалар, 1-11 сыйныф укучылары, югары, урта һөнәри уку йортлары студентлары, аерым һөнәр һәм вазыйфаларда эшләүчеләр (медицина һәм мәгариф учреждениеләре, транспорт, коммуналь өлкә хезмәткәрләре һәм башкалар), 60 яшьтән өлкәнрәк кешеләр.

Бүгенге көндә шәһәргә 60 000 доза вакцина кайтарылды, шуның 40 000е – мәктәпкәчә яшьтәге һәм мәктәп яшендәге балалар өчен.


Пятница, 28 октября 2016, 16:37