Мы в социальных сетях

Республикада һәр елның 14 ноябрендә Бөтендөнья шикәр диабетына каршы көрәш көне билгеләп үтелә.

Бүгенге көндә шикәр чире – мөһим медик-социаль проблемаларның берсе. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы бәяләвенә караганда, дөньяда 180 миллионнан артык кеше шикәр авыруыннан җәфа чигә. 2030 елга бу сан икеләтәдән дә күбрәккә артыр төсле. Диабет бөерләр авыртуына сәбәп булып тора. Шикәр чире белән авырган кешеләрнең 10-20 проценты шул сәбәпле үлә. Диабет йөрәк авырулары һәм инсульт булу куркынычын арттыра. Диабет белән авыручыларның яртысы йөрәк-кан тамырлары (йөрәк авырулары һәм инсульт) авыруларыннан үлеп китә. Шикәр авыруы белән интегүчеләр арасында үлем-китем куркынычы бу авыру кагылмаган кешеләр үлеменнән ике мәртәбә артыграк. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы белгечләре, әгәр кичектергесез чаралар күрелмәсә, алдагы 10 елда диабет белән бәйле үлем-китем очраклары 50 проценттан да артып китәчәк, дип саный.

Интенсив тикшеренүләр һәм дәвалау өлкәсендәге заманча казанышларга да карамастан, шикәр диабеты, бу чирнең авыр нәтиҗәләрен һәм вакытыннан элек инвалидлыкка чыгуны кисәтү өчен даими контроль таләп ителә торган хроник авыру булып кала.

Медицина практикасында шикәр диабетын ике типка бүләләр:

1 типтагы шикәр диабеты инсулинга бәйле, ул инсулин эшләп чыгара торган ашказаны асты бизе зарарлану сәбәпле тарала. 1 типтагы шикәр диабеты, кагыйдә буларак, балачакта яки яшь вакытта барлыкка килә. 1 тип булганда, инъекция юлы белән инсулин препаратларын даими кертеп дәвалау таләп ителә.

2 типтагы шикәр диабеты – инсулинга бәйле булмаган, иң күп таралган диабет төре (авыруларның  95 процентка якыны). Бу авыру зурларда очрый, нигездә 40 яшьтән узганнар арасында була. Ул акрынлап көчәя һәм озак вакыт үзен сиздерми. Авыру еш кына диспансер тикшерүе үткән вакытта ачыклана. Авыруның баштарак күренгән билгеләре – сусау, авыз кибү, еш бәвел тотмау, артык талчыгу, хәлсезлек, тирләү, гәүдә массасының кимүе яки артуы. Шулай ук баш өлешендә авырлык хисе тою, күрү сәләте бозылу, аяк мускулларын көзән җыеру борчырга мөмкин.

Авыру үсешен кисәтү өчен нәрсә эшләргә кирәк?

  Сәламәт яшәү рәвеше алып бару, ягъни дөрес туклану принципларын тотарга, салкын тидермәскә тырышырга, шәхси гигиена кагыйдәләрен сакларга, алкогольдән һәм тәмәке тартудан баш тартырга, физик культура белән дуслашырга;

· Шикәр диабетына ел саен тикшерелергә кирәк. Бу аеруча куркыныч төркемгә керүче кешеләр өчен мөһим. Андыйларга: авыруның нәселдән күчү мөмкинлеге, гәүдә авырлыгы зур булган яки симезлек чире белән авыручыларны, гипертоникларны кертергә мөмкин.

Спиртлы эчемлекләр куллану, тәмәке тарту, чамадан тыш күп ашау, аз хәрәкәтле тормыш алып бару, стресслар кичерү, баллы һәм калорияле ризыклар ашау белән мавыгу табибка мөрәҗәгать итү өчен сәбәп була, андый кешеләр куркыныч факторда булып санала да.

· Шикәр диабеты белән авыручылар өчен шәһәрнең дәвалау-профилактика учреждениеләрендә «Сәламәтлек мәктәбе» эшли. Андый мәктәпләрдә укыту диабет белән авыручыларның үз-үзләре тотышын үзгәртүгә, аларның күп кенә зарарлы гадәтләрдән баш тартуларына, медицина грамоталылыгын күтәрүгә, үз сәламәтлекләренә җаваплы караш тәрбияләүгә юнәлдерелгән.

Боларны эшләү гадәттән тыш авыр, әмма кирәк. Шулай эшләгәндә генә барлык эндокрин авыруларына диярлек хас булган авыр нәтиҗәләрдән котылырга мөмкин. 


Понедельник, 24 октября 2016, 13:21