Якшәмбе, 19 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

2021 елның 1 июленнән Татарстан Республикасының медицина оешмаларында яңа коронавирус йогышлы авыруы (COVID-19) кичергән гражданнар, мәҗбүри медицина иминиятләштерүе (ОМС) полисы белән түләүсез тирәнтен диспансерлаштыру үтә алалар. 

Тирәнтен диспансерлаштыруның максаты нинди?

Кичерелгән яңа коронавирус йогышлы авыруы кеше органнарының барлык системасына йогынты ясый, йөрәк-кан тамырлары һәм сулыш системалары ягыннан үзгәрешләр аеруча еш күзәтелә. Шулай ук тромбозлар, тромбоэмболияләр, бөер, бавыр, ашказаны-эчәк тракты, үзәк нерв системасы өзлегүләре дә сирәк түгел. Диспансерлаштыруның төп максаты – ковидтан соңгы өзлегүләрне, аларның үсеш куркынычын ачыклау һәм, тернәкләндерүне дә кертеп, үз вакытында кирәкле медицина ярдәме күрсәтү.

Тирәнтен диспансерлаштыруны кемнәр һәм нинди срокларда үтә ала?

Мондый диспансерлаштыруны яңа коронавирус йогышлы авыруын кичергән 18 яшьлек һәм өлкәнрәк гражданнар үтә ала.

Тирәнтен диспансерлаштыру үтүнең датасы поликлиника тарафыннан билгеләнә. Аны, авырып терелгәч, ике айдан соң үтәргә мөмкин, әмма иртәрәк түгел.

Яңа коронавирус йогышлы авыруын кичергән, ике яки аннан да күбрәк хроник, йогышлы саналмый торган авырулары булган гражданнар, шулай ук 60 яшьтән өлкәнрәк затлар тирәнтен диспансерлаштыруны беренче чиратта узалар. 

Тирәнтен диспансерлаштыруны кайда үтәргә мөмкин соң?

Гражданга, тирәнтен диспансерлаштыру узар өчен, беренчел медик-санитар ярдәм алуга беркетелгән поликлиникага мөрәҗәгать итәргә кирәк. Тирәнтен диспансерлаштыру нәрсәләрне үз эченә ала һәм ул гадәти диспансерлаштырудан ничек аерыла?

Тирәнтен диспансерлаштыру ике этапны үз эченә ала.

Беренче этапта түбәндәгеләр башкарыла:

- тынычлыкта канның кислород белән баетылуын (сатурация) үлчәү;

- 6 минут йөрү белән тест (кандагы кислородның баштагы 95 процентлы һәм аннан артыграк булган сатурациясе һәм гражданның йөргәннән соң беренче тапкыр барлыкка килгән яки аның интенсивлыгы арткан тын бетү, шешенү белән чагыштырмасы);

- спирометрия яки спирография үткәрү (тышкы сулыш алу функциясен тикшерү);

- канның киңәйтелгән гомуми (клиник) анализы;

- канның биохимик анализы (холестерин, түбән тыгызлыктагы липопротеиннар, C-реактив аксым, АСТ, АЛТ, ЛДГ (бавыр пробалары), креатинин (бөер функциясе маркеры);

- яңа коронавирус йогышлы авыруын (COVID-19) уртача яки югарырак дәрәҗәдә кичергән гражданнарның канындагы Д-димер концентрациясен билгеләү;

- күкрәк читлеге органнарының рентгенографиясен төшерү (ел дәвамында элегрәк башкарылмаган булса);

- табиб-терапевтның (участок терапевтының, гомуми практика табибының) кабул итүе (каравы).

Хроник, йогышлы саналмый торган авыруларның үсеш билгеләре, аларның үсүе өчен куркыныч факторлар ачыкланган, шулай ук табиб-белгечләрнең гражданнарның авыру диагнозына (торышына) төгәллек кертү максатында өстәмә тикшерүләр үткәрү яки карап тикшерү өчен медицина күрсәтмәләре билгеләнгән очракларда, граждан икенче этапка җибәрелә.

Икенче этапта түбәндәгеләр башкарыла:

- эхокардиография (тынычлыкта сатурация күрсәткече 94 һәм аннан да кимрәк булган очракта, шулай ук 6 минут йөрү белән үткәрелгән тест нәтиҗәләре буенча);

- үпкәләрнең компьютер томографиясе (тынычлыкта сатурация күрсәткече 94 һәм аннан да кимрәк булган очракта, шулай ук 6 минут йөрү белән үткәрелгән тест нәтиҗәләре буенча);

- түбән очлыкларның веналарын дуплекслы сканерлаштыру (кандагы Д-димер концентрациясен билгеләү нәтиҗәләре буенча күрсәтмәләр булганда).

Әлеге тикшерүләр беренче этапта ачыкланган анализларда үзгәрешләр булганда гына үткәрелә.

Мәсәлән, әгәр пациент 6 минутлык йөрү тестын авыр кичергән булса, канның кислород белән җитәрлек тулыланмавы ачыкланса, үпкә мускуллары бозылу (фиброз) яки йөрәк авырулары (миокардит, йөрәкнең тиешенчә эшләмәве һәм башкалар) рәвешендә өзлегүләр килеп чыгуга бөтен нигезләр дә булса.Шундый өзлегүләргә төгәллек кертү өчен үпкәләрнең компьютер томографиясеһәм эхо-кардиоскопия кебек тагын да җентеклерәк тикшеренү үтәргә кирәк.

Әгәр граждан быел диспансерлаштыру үткән булса, аңа тирәнтен диспансерлаштыру узарга мөмкинме?

Тирәнтен диспансерлаштыруны коронавирус йогышлы авыруын кичергән барлык кешеләр дә үтәргә тиеш. Гражданнар тирәнтен диспансерлаштыру тикшерүләренең өстәмә алымнарын үтү өчен тулы хокукка ия.

Гражданнар тирәнтен диспансерлаштыру узуның урыны һәм вакыты турында ничек белә алалар?

Гамәлдәге законнар нигезендә, иминият компанияләре иминиятләштерелгән затларга медицина ярдәме күрсәтүнең барлык этапларында да булышлык итәргә һәм профилактика чаралары үтәргә аларның хокуклары турында хәбәр итеп торырга тиешләр. Исегезгә төшерик, республика территориясендә мәҗбүри медицина иминиятләштерүе (ОМС) буенча өч иминият компаниясе эшли: «АК БАРС-Мед» иминият компаниясе» ҖЧҖ, «Спасение» медицина иминият оешмасы» ҖЧҖ, «Чулпан-Мед» медицина иминият оешмасы» ҖЧҖ.

Поликлиникалар тарафыннан ай саен коронавирус йогышлы авыруы белән авыручы һәм тирәнтен диспансерлаштырылырга тиешле гражданнар исемлекләре төзелә. Әлеге исемлекләр нигезендә, иминият компанияләре иминиятләштерелгән гражданга СМС-хәбәрләр, почта аша хәбәрләр, телефон шалтыратуы, мобиль җайланмалар өчен мессенджерлар, электрон почта аша хәбәр итә.

Коронавирус йогышлы авыруы кичергән барлык гражданнарга да диспансерлаштыруны бушлай үтү мөмкинлегеннән файдаланырга киңәш итәбез.

Әгәр диспансерлаштыру узу турында хәбәр килмәсә яки медицина оешмасында аны үткәрүдән баш тартсалар, тикшерүнең тулылыгы турында сораулар килеп туса, иминиятләштерүче медицина оешмаларының «кайнар линия»ләренә мөрәҗәгать итәргә кирәк.

8-800-500-03-03 - «АК БАРС-Мед иминият компаниясе» ҖЧҖ.

8-800-100-07-17 - «Спасение» медицина иминият оешмасы» ҖЧҖ.

8-800-200-10-65 -«Чулпан-Мед» медицина иминият оешмасы» ҖЧҖ.

8-800-200-51-51 – территориаль мәҗбүри медицина иминиятләштерү фонды

Шулай ук медицина оешмасы җитәкчесенә (урынбасарына) шәхси кабул итүгә барырга мөмкин.

Среда, 9 марта 2022, 15:04