Якшәмбе, 19 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

«Россия Федерациясендә җирле үзидарә оештыруның гомуми принциплары турында» 2003 елның 6 октябрендәге 131-ФЗ номерлы Федераль закон, шәһәр Уставы нигезендә Башкарма комитет бинасында Яр Чаллы шәһәре муниципаль берәмлеге бюджеты проекты һәм бюджет үтәлеше турында хисап проекты буенча җәмәгать тыңлаулары үткәрелә, бу хакта хәбәр массакүләм мәгълүмат чаралары аша шәһәр халкына алдан ук җиткерелә.

Җәмәгать тыңлауларын оештыру һәм үткәрү тәртибе Шәһәр Советының 2008 елның 25 сентябрендәге 34/8 номерлы Карары белән билгеләнгән.

Җәмәгать тыңлаулары Шәһәр Советы Карары белән билгеләнә.

Җәмәгать тыңлауларын оештыру һәм үткәрү комиссия тарафыннан гамәлгә ашырыла.

18 яшькә җиткән физик затлар, юридик затлар, шулай ук иҗтимагый берләшмәләр җәмәгать тыңлауларында катнашучылар булып санала. Җәмәгать тыңлауларында бәйсез эксперт сыйфатында катнашуга «Казан (Идел буе) Федераль университеты» Федераль дәүләт автономияле югары һөнәри белем бирү учреждениесенең Яр Чаллы институты (филиалы) икътисад бүлеге укытучылары чакырыла.

Шәһәр Советы җәмәгать тыңлауларын билгеләү буенча Карар кабул иткән көннән соң, 5 календарь көннән дә соңга калмыйча, комиссия үзенең беренче утырышын үткәрә. Беренче утырышта комиссия рәис урынбасарын һәм комиссия секретарен сайлап куя, җәмәгать тыңлауларын әзерләү һәм үткәрү буенча эш планын төзи, башка мәсьәләләрне хәл итә.

Комиссия Проектның, шулай ук җәмәгать тыңлауларын үткәрү турындагы хәбәрне «Челнинские известия» һәм «Шәһри Чаллы» газеталарында бастырылуын һәм Яр Чаллы шәһәре муниципаль берәмлеге бюджет проекты һәм аның үтәлеше турында хисап буенча җәмәгать тыңлауларын үткәрү датасына кадәр 10 календарь көннән дә соңга калмыйча,  шәһәрнең «Интернет» челтәрендәге рәсми сайтында урнаштырылуын тәэмин итә.

Җәмәгать тыңлауларын үткәрү хакындагы хәбәр басылып чыккан вакыттан алып, физик һәм юридик затлар, шулай ук иҗтимагый берләшмәләр Проектка карата тәкъдимнәрен комиссиягә бирергә хокуклы. 

Комиссия әгъзалары Проектка кертелгән тәкъдимнәрнең Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы законнарына, шәһәр Уставына, башка муниципаль хокукый актларга туры килү предметын өйрәнә.

Тәкъдимнәре комиссия тарафыннан кире кагылган авторларга кире кагуның сәбәпләре турында язмача рәвештә хәбәр ителә.

Комиссия җәмәгать тыңлауларына чыгарыла торган Проектка кертелгән тәкъдимнәрне гомумиләштерә, җәмәгать тыңлауларына чыгарылачак конкрет мәсьәләләрнең исемлеген төзи.

Җәмәгать тыңлаулары утырыш рәвешендә үткәрелә.

Җәмәгать тыңлаулары тәмамланганнан соң, комиссия секретаре тарафыннан йомгаклау беркетмәсе языла.

Информация:

Понедельник, 11 марта 2024, 12:51