Якшәмбе, 19 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Техник план әзерләүнең яңа кагыйдәләре

«Күчемсез милекне дәүләт теркәве турында» закон кабул ителүгә бәйле рәвештә кадастр хакындагы законга үзгәрешләр кертелде. Яңа үзгәрешләрнең зур блогы капиталь төзелеш объектларын исәпкә кую өчен техник план әзерләүгә кагыла.

Анда каралганча, мәсәлән, бина яки төзелеш корылмасының техник планы хәзер файдалануга тапшыруга 2015 елның 13 июленә кадәр бирелгән рөхсәт нигезендә генә әзерләнергә тиеш. Шул ук вакытта төп документларда объектларның, аларның мәйданнары һәм төзелеш мәйданнарының урнашкан урыннары турында мәгълүматларны күрсәтү мәҗбүри булмаска тиеш.

Закон чыгаручылар шулай ук төзелешкә рөхсәтне (аны алу күздә тотылган булса) төзелеп бетмәгән объект төзелешенә техник план формалаштыру өчен файдалануга «каршы түгелләр». Аңардан тыш, төзелешкә бирелгән рөхсәт моннан соң шәхси торак төзелеше өчен техник план әзерләүгә мәҗбүри документ булып саналачак.

Яңа кагыйдәләр буенча, үзгәртеп планлаштыру үткәрелгән биналар кадастрда үзгәртеп планлаштыру проектыннан һәм кабул итү комиссиясе актыннан чыгып әзерләнгән техник план нигезендә исәпкә алыначак.

Дәүләт яки муниципаль мөлкәт булып исәпләнгән җирдә урнашкан төзелеш корылмаларының техник планы, төзелешкә рөхсәт таләп ителмәгән очракта, әлеге урында төзелеш корылмасы урнаштыру рөхсәт ителгән дәүләт хакимияте органы яки җирле үзидарә органының проект документлары һәм акты нигезендә әзерләнә. Әгәр төзелеш корылмасы закон буенча техник кабул ителергә тиеш булса, техник план өчен моны раслый торган документ кирәк була.

Кадастр исәбе өчен техник план урынына декларация файдалану рөхсәт ителгән очракларда, закон аны тапшыруның тагын бер вариантын күздә тота. Декларация тутыру һәм раслау эшен күчемсез объект урнашкан җиргә хокукы булган зат кына башкармаска да мөмкин. Хәзер бу хокукка җир участоклары бирүгә вәкаләтле булган дәүләт хакимияте дә ия.

Һәм тагын бер яңалык. Кадастр инженеры, объектны тикшергән вакытта капиталь төзелеш объектының җир астындагы конструкция элементларын күрмәскә дә мөмкин, андый очракта, аларның җир участогында ничек урнашканнарын билгеләү өчен, инженерның проект белән бергә башкарма документлардан да файдаланырга хокукы бар.

«Дәүләт күчемсез милек кадастры турында»гы законга кертелгән үзгәрешләр 2016 елның 4 июлендә үз көченә керде.


Четверг, 14 февраля 2019, 10:24