Пәнҗешәмбе, 16 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

ВАКАНТЛЫ ВАЗЫЙФА БИЛӘҮГӘ КОНКУРС

Яр Чаллы шәһәре муниципаль берәмлеге Башкарма комитетының Комсомол районы хакимияте Башлыгы муниципаль хезмәтенең вакантлы вазыйфасын биләүгә конкурс нәтиҗәләре турында хәбәр

Яр Чаллы шәһәре муниципаль берәмлеге Башкарма комитетының конкурс комиссиясе Яр Чаллы шәһәре муниципаль берәмлеге Башкарма комитеты Комсомол районы хакимияте Башлыгы муниципаль хезмәтенең вакантлы вазыйфасын биләүгә конкурс йомгаклары буенча кандидатларны бәяләү (белеме, муниципаль яки башка дәүләт хезмәте үтү, башка хезмәт эшчәнлеген гамәлгә ашыру турында тапшырылган документлар нигезендә, шулай ук конкурста сайлап алу процедуралары нигезендә) нәтиҗәсендә кандидат Әхмәтҗанов Ленар Илдар улы Яр Чаллы шәһәре муниципаль берәмлеге Башкарма комитетының Комсомол районы хакимияте Башлыгы вакантлы вазыйфасының квалификация таләпләренә туры килә һәм ул вазыйфага билгеләү өчен тәкъдим ителә.

Яр Чаллы шәһәре муниципаль берәмлеге Башкарма комитетының Комсомол районы хакимияте Башлыгы муниципаль хезмәтенең вакантлы вазыйфасын биләүгә конкурс үткәрү турында хәбәр

Яр Чаллы шәһәре муниципаль берәмлеге Башкарма комитеты Яр Чаллы шәһәре муниципаль берәмлеге Башкарма комитетының Комсомол районы хакимияте Башлыгы муниципаль хезмәтенең вакантлы вазыйфасын биләүгә конкурс үткәрә.

Конкурсны үткәрү датасы һәм вакыты: 2023 елның 7 апреле, 11 сәгать 00 минут.

Конкурсны үткәрү урыны: Башкарма комитет бинасы (423805, Яр Чаллы шәһәре, Хәсән Туфан проспекты, 23 йорт, 402 кабинет). 

Яр Чаллы шәһәре муниципаль берәмлеге Башкарма комитетының Комсомол районы хакимияте Башлыгы вазыйфасына (алга таба – вакантлы вазыйфа) дәгъва итүчеләргә квалификация таләпләре: эшчәнлек юнәлешенә туры килә торган югары белеме булу, муниципаль хезмәт стажы кимендә ике ел яки белгечлек буенча эш стажы кимендә дүрт ел, Россия Федерациясе Конституциясе, «Россия Федерациясендә җирле үзидарә оештыруның гомуми принциплары турында» 2003 елның 6 октябрендәге 131-ФЗ номерлы Федераль закон, «Россия Федерациясендә муниципаль хезмәт турында» 2007 елның 2 мартындагы 25-ФЗ номерлы Федераль закон, «Коррупциягә каршы тору турында» 2008 елның 25 декабрендәге 273-ФЗ номерлы закон, Татарстан Республикасы Конституциясе, «Татарстан Республикасында җирле үзидарә турында» 2004 елның 28 июлендәге 45-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы законы, Муниципаль хезмәт турында Татарстан Республикасы кодексы, Яр Чаллы шәһәре муниципаль берәмлеге Уставы, вакантлы вазыйфа буенча вазыйфа бурычларын үтәүгә карата башка норматив хокукый актлар, хезмәтне саклауның норматив таләпләре һәм янгынга каршы куркынычсызлык кагыйдәләре, Башкарма комитетта эчке хезмәт тәртибе кагыйдәләре, хезмәт мәгълүматлары белән эшләү өлкәсендәге белем һәм күнекмәләр, эш кәгазьләре белән эшләү һәм эшлекле аралашу нигезләре.

Конкурста катнашырга теләүче гражданнар конкурс комиссиясенә түбәндәге документларны тапшыралар:

- конкурс комиссиясе рәисе исеменә шәхси гариза;

- Россия Федерациясе Хөкүмәте вәкаләтле федераль башкарма хакимият органы тарафыннан билгеләнгән форма буенча үз куллары белән тутырылган һәм имзаланган анкета, фотографиясе белән;

- паспорт яки аны алыштыручы документ;

- хезмәт (эш) урыны буенча нотариаль яки кадрлар хезмәте тарафыннан расланган хезмәт кенәгәсе күчермәсе һәм (яки) хезмәт эшчәнлеге турында Россия Федерациясе законнары белән билгеләнгән тәртиптә рәсмиләштерелгән мәгълүмат;

- һөнәри белем турында, шулай ук граждан теләге буенча өстәмә һөнәри белем турында, гыйльми дәрәҗә, гыйльми исем бирү турында документ;

муниципаль хезмәткә керүгә комачаулый торган авыруның булмавы турында медицина оешмасының бәяләмәсе;

- муниципаль хезмәт турында Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы законнарында, башка норматив хокукый актларда каралган башка документлар.

Конкурска документлар әлеге хәбәр басылып чыккан көннән башлап 2023 елның 4 апреленә, 15:00 сәгатъкә кадәр (ял һәм эшләми торган бәйрәм көннәреннән тыш) түбәндәге адрес буенча кабул ителә: 423805, Яр Чаллы шәһәре, Хәсән Туфан проспекты, 23 йорт, 394 кабинет. Элемтә тел.: 8(8552)30-55-52. Документларны кабул итү вакыты: 8:00дән 12:00 сәгатькә кадәр һәм 13:00дән 15:00 сәгатькә кадәр.

Башкарма комитетның Яр Чаллы шәһәре муниципаль берәмлеге Башкарма комитетының Комсомол районы хакимияте Башлыгы муниципаль хезмәтенең вакантлы вазыйфасын биләүгә конкурс турында 2023 елның 13 мартындагы 1633 номерлы карары 

 Вакантлы вазыйфалар

- Яр Чаллы шәһәре муниципаль берәмлеге Башкарма комитеты карамагындагы җәмәгать тәртибен саклауны тәэмин итү идарәсенең әйдәүче белгече.

Һөнәри белем дәрәҗәсенә квалификация таләпләре – эшчәнлек юнәлешенә туры килерлек югары белем яки урта һөнәри белемгә ия булу.

- Россия Федерациясе Конституциясен, «Россия Федерациясендә җирле үзидарә оештыруның гомуми принциплары турында» 2003 елның 6 октябрендәге 131-ФЗ номерлы Федераль законны, «Россия Федерациясендә муниципаль хезмәт турында» 2007 елның 2 мартындагы 25-ФЗ номерлы Федераль законны, «Коррупциягә каршы тору турында» 2008 елның 25 декабрендәге 273-ФЗ номерлы Федераль законны, Татарстан Республикасы Конституциясен, «Татарстан Республикасында җирле үзидарә турында» 2004 елның 28 июлендәге 45-ЗРТ номерлы Татарстан Республикасы законын, Татарстан Республикасының Муниципаль хезмәт турындагы кодексын, Яр Чаллы шәһәре муниципаль берәмлеге Уставын белү; вазыйфаи бурычларны үтәгәндә кулланыла торган норматив хокукый актларны: «Персональ мәгълүматлар турында» 2006 елның 27 июлендәге 152-ФЗ номерлы Федераль законны, «Татарстан Республикасында тәртип саклау буенча җәмәгать пунктлары турында» 2015 елның 25 апрелендәге 33-ЗРТ номерлы Татарстан Республикасы законын, Яр Чаллы шәһәре муниципаль берәмлеге муниципаль хезмәткәрләренең Этика һәм хезмәт тәртибе кодексын белү;

- Башкарма комитетта хезмәтне саклауның норматив таләпләрен һәм янгынга каршы куркынычсызлык кагыйдәләрен белү;

- Россия Федерациясе дәүләт телләрен (рус телен), эш кәгазьләрен алып бару һәм эшлекле аралашу нигезләрен белү.

Резюмены Roza.Gadelshina@tatar.ru, zgbi.sb@mail.ru электрон адресларына җибәрергә, кызыксындырган мәгълүматны 30-55-52, 30-58-40 телефоннары буенча алырга мөмкин.

Понедельник, 13 мая 2024, 11:32