Чәршәмбе, 15 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Муниципаль хезмәткә урнашканда граждан түбәндәге документларны тапшырырга тиеш:

1. Муниципаль хезмәткә урнашу һәм муниципаль хезмәт вазыйфасын биләү үтенече белән язылган гариза.

2. Россия Федерациясе Хөкүмәтенең вәкаләтле федераль башкарма хакимият органы тарафыннан билгеләнгән форма буенча үз кулы белән тутырылган һәм имзаланган анкета.

Бланклар анкетасы 22.04.2022 (ике якта да мөһер сугыла).rtf 

3. Паспорт.

4. Хезмәт кенәгәсе һәм (яки) Россия Федерациясе Хезмәт законнарында каралган хезмәт эшчәнлеге турында мәгълүматлар, хезмәт килешүе (контракт)  беренче тапкыр төзелгән очраклардан кала.

5. Белем турында документ.

6. Индивидуаль (персональләштерелгән) исәп системасында теркәлүне раслаган документ.

7. Физик затның Россия Федерациясе территориясендә яшәү урыны буенча салым органында исәпкә куелуы турында таныклыгы.

8. Хәрби исәп документлары - запастагы гражданнар һәм хәрби хезмәткә чакырылырга тиешле затлар өчен (2014 елның 14 маендагы 33-ЗРТ номерлы ТР Законы редакциясендә).

9. Муниципаль хезмәткә урнашуга каршы килә торган авыру булмау турында медицина оешмасы белешмәсе (2014 елның 14 маендагы 33-ЗРТ номерлы ТР Законы редакциясендә).

10. Хөкем ителгән булу (булмау) һәм (яки) җинаять эше кузгатылу яисә эчке эшләр өлкәсендә дәүләт сәясәте һәм норматив-хокукый җайга салуны булдыру һәм тормышка ашыру функциясен гамәлгә ашыра торган башкарма хакимиятнең федераль органы тарафыннан билгеләнгән тәртиптә һәм форма буенча тиешле нигездә җинаять эше туктатылу факты турында белешмә. 

11. Муниципаль хезмәткә урнашу елыннан алдагы ел өчен милек һәм милек характерындагы йөкләмәләр турында белешмәләр.

12. 18.1 статьясында каралган мәгълүматлар. «Интернет» мәгълүмат-телекоммуникация челтәрендә мәгълүмат урнаштыру турында белешмәләр тапшыру (2016 елның 29 сентябрендәге 72-ЗРТ номерлы ТР Законы нигезендә кертелгән).

 Муниципаль хезмәт вазыйфасын биләүгә теләк белдергән гражданның «Интернет» мәгълүмат-телекоммуникация челтәрендә һәркем ала алырлык мәгълүмат, шулай ук аны идентификацияләү мөмкинлеге бирә торган мәгълүматлар урнаштырган сайтларның һәм (яки) сайт битләренең адреслары турында мәгълүматлар. Муниципаль хезмәт вазыйфасын биләүгә теләк белдергән граждан эшкә урнашканда күрсәтелгән мәгълүматларны, аның муниципаль хезмәткә урнашу елы алдындагы елдан өч календарь елга кадәргесен тапшыра.

13. Федераль законнар, Россия Федерациясе Президенты Указлары һәм  Россия Федерациясе Хөкүмәте Карарларында каралган башка документлар. 

Кәгазь битенең ике ягына да мөһер сугылган автобиография.pdf 

Белешмә-объективка үрнәге.pdf 

Пятница, 2 февраля 2024, 10:11