Пәнҗешәмбе, 16 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Әлеге рекомендацияләр Россия Эчке эшләр министрлыгы һәм Федераль куркынычсызлык хезмәте органнарының экстремаль һәм гадәттән тыш хәлләрдә кешеләрнең үз-үзен тоту үзенчәлекләрен искә алып, җинаятьләрне тикшерү белән бәйле документаль материалларны анализлау нигезендә эшләнгән.

Рекомендацияләрнең максаты – гражданнарга экстремаль һәм гадәттән тыш хәлләрдә дөрес ориентлашуга һәм эш итүгә, шулай ук җинаятьләрне ачыклауга китерәчәк шартлар тудыруга ярдәм күрсәтү.

Шартлаткыч җайланмалар булырга мөмкин шикле предмет табу

Соңгы вакытта гражданнар тарафыннан шартлаткыч җайланмалар булырга мөмкин шикле предметлар табылу очраклары еш күзәтелә. Мондый предметлар транспортта, баскыч мәйданчыкларында, фатир ишек төпләрендә, учреждениеләрдә һәм җәмәгать урыннарында табыла. Андый очракларда үзеңне ничек тотарга? Нинди гамәлләр башкарырга?

Әгәр сез табылган предмет турында «бу предмет бу урында һәм шушы вакытта  анда булмаска тиеш», дип уйласагыз, әлеге фактны игътибарсыз калдырмагыз.

Әгәр сез җәмәгать транспортында онытып калдырылган яки хуҗасыз әйбер тапсагыз, бу хакта янәшәдәге кешеләрдән сораштырыгыз. Ул әйбернең кемнеке булуын яки кем калдырганын ачыкларга тырышыгыз. Хуҗасы табылмаса, табылдык турында, кичекмәстән, автомобиль йөртүчегә (машинистка) мөрәҗәгать итегез.

Әгәр сез шикле предметны үз йортыгыз подъездында тапсагыз, күршеләрдән сораштырыгыз, ул аларныкы булырга мөмкин. Хуҗасы табылмаган очракта, табылдык турында, кичекмәстән, үзегезнең полиция бүлегенә мөрәҗәгать итегез.

Әгәр сез шикле предметны учреждениедә тапсагыз, табылдык турында, кичекмәстән, администрациягә хәбәр итегез.

Барлык саналган очракларда:

табылдыкка тимәгез, аны ачмагыз һәм урыныннан күчермәгез;

табылдык табылган вакытны язып куегыз;

халыкны куркыныч табылдык яныннан мөмкин кадәр ераграк җибәрергә тырышыгыз;

һичшиксез, оператив-тикшерү төркеменең килүен көтегез;

онытмагыз, сез иң мөһим шаһит булып торасыз.

Исегездә тотыгыз: предметның тышкы кыяфәте аның чын билгеләнешен яшерергә мөмкин. Сумка, пакет, төенчек, тартма, уенчык кебек гадәти көнкүреш әйберләре шартлаткыч җайланмалар өчен камуфляж сыйфатында кулланылырга мөмкин.

Ата-аналар! Балаларыгызның тормышы һәм сәламәтлеге өчен сез җавап бирәсез. Урамда яки подъездда табылган теләсә нинди предметның куркыныч тудырырга мөмкинлеген балаларга да аңлатыгыз.

Пятница, 14 апреля 2023, 17:59