Чәршәмбе, 15 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Описание:

Яр Чаллы шәһәренең «Ышаныч» (ХКСХКҮ) дәүләт автономияле комплекслы социаль хезмәт күрсәтү учреждениесе эшчәнлеге өлкән яшьтәге мохтаҗ булган гражданнарга һәм инвалидларга комплекслы социаль хезмәт күрсәтү, гаиләләргә һәм балаларга аларның законлы хокукларын һәм мәнфәгатьләрен гамәлгә ашыруда, аларның социаль һәм матди хәлен, шулай ук үзләренең психологик торышларын яхшыртуга ярдәм күрсәтү буенча дәүләт йөкләмәсен үтәүгә юнәлдерелгән.

Социаль хезмәт алучыларның алар өчен күнегелгән социаль мохиттә булуларын мөмкин кадәр озайтуны хәл итү максатында «Ышаныч» үзәгендә өйгә барып социаль хезмәт күрсәтү бүлеге эшли. Анда хезмәткәрләр ел буена көн саен 1 меңнән артык пенсионер һәм инвалидка социаль хезмәт күрсәтә.

Заманча шартларны истә тотып, өлкән яшьтәге гражданнарның тормыш сыйфатын күтәрүгә, социаль хезмәтләр алганда гражданнарга тигез мөмкинлекләр тудыруга, шәхси ихтыяҗларга карап хезмәтләрне һәркем алырлык итүгә юнәлдерелгән социаль проектлар эшләнә һәм инновация технологияләре кулланыла.

Учреждениедә кулланыла торган инновация технологияләре өлкән яшьтәге төрле категория гражданнар һәм социаль активлыгы төрле дәрәҗәдә булган инвалидлар белән эшләүгә юнәлдерелә.

Өйгә барып социаль хезмәт күрсәтелә торган гражданнар өчен кулланылучы яңа эш алымнары өлкән яшьтәге гражданнарга һәм инвалидларга өй шартларында аларның физик сәламәтлекләрен, психологик һәм эмоциональ халәтләрен сакларга, үз көчләренә ышанырга булышлык итә.

1. Учреждениедә гражданнарның тормышына һәм сәламәтлегенә куркыныч тудыра торган экстрен ситуацияләрне хәл итү өчен 2012 елдан башлап «Өлкән яшьтәге гражданнарга һәм инвалидларга социаль хезмәт күрсәтү буенча Мобиль бригада» технологиясе кулланыла.

Кирәкле ярдәмнең ни дәрәҗәдә мөһимлегенә карап, Мобиль бригадалар өйгә барып социаль хезмәт күрсәтү бүлеге белгечләреннән, психолог һәм юрисконсультлардан тора. Мобиль бригадалар эшенә шулай ук дәүләт һәм җирле үзидарә органнары вәкилләре, территориаль иҗтимагый үзидарә рәисләре, торак-коммуналь хуҗалык оешмаларының идарәче компанияләре, сәламәтлек саклау өлкәсе белгечләре дә җәлеп ителә.

2. 2017 елның 1 гыйнварыннан Татарстан Республикасында «Өлкән яшьтәге кешене гаиләгә тәрбиягә алу» пилот проекты старт алды. Өлкән яшьтәге гражданнар өчен мондый гаиләләрне булдыру тәртибе, документлар исемлеге, документларга таләпләр һәм башка оештыру мәсьәләләре Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының «Өлкән яшьтәге кешене гаиләгә тәрбиягә алу» пилот проектын тормышка ашыру турында» 2016 елның 31 августындагы 604 нче карары белән регламентлаштырылган.

Яр Чаллы шәһәрендә шундый бер гаилә барлыкка килде. Учреждение хезмәткәрләре килешү шартларының ничек үтәлүен ай саен контрольдә тоталар. Хәзерге вакытта ике як та гаиләдә бергә яшәүдән канәгать, килешү шартлары үтәлә.

3. «Өлкән яшьтәге гражданнар өчен иминлек мәктәбе» программасы өлкән яшьтәге кешеләрнең хәзерге җәмгыять шартларында яшәүләре белән бәйле төп мәсьәләләрне өйрәнү һәм үзләштерүгә юнәлдерелгән. Өйгә барып социаль хезмәт күрсәтү бүлеге хезмәткәрләре, әлеге технологияләрне тормышка ашыру кысаларында, өлкән яшьтәге кешеләрнең һәм инвалидларның социаль-көнкүреш, янгынга каршы, хокук иминлеге мәсьәләләрендә хәбәрдарлыкларын арттыруга юнәлдерелгән әңгәмәләр үткәрәләр. Аларның барысына да буклетлар, мәгълүмат кәгазьләре бирәләр.

Өйгә барып социаль хезмәт күрсәтү шартларында белгечләр, социаль хезмәткәрләр сәламәт яшәү рәвеше алып бару, социаль мошенниклардан саклау, янгын куркынычын булдырмау кебек мәсьәләләр буенча әңгәмәләр оештыру, өйрәтү кебек формаларны актив кулланалар. Медицина белгечләре һәм социаль хезмәткәрләр өлкән яшьтәгеләрне һәм инвалидларны, шулай ук аларның туганнарын техник тернәкләндерү чараларын куллану күнекмәләренә өйрәтәләр.

Үзәк эшчәнлегенең тагын бер мөһим юнәлеше – балигъ булмаган балалары булган гаиләләргә социаль хезмәт күрсәтү тора.

Гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлегенең төп бурычлары: гаиләләрдәге уңышсызлыкларны кисәтү, социаль ятимлекне, балигъ булмаганнарның күзәтүчесезлеген һәм хокук бозуларын профилактикалау.

Гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре балигъ булмаган балалар тәрбияләнгән гаиләләргә социаль-педагогик, социаль-психологик, хокукый һәм башка консультация хезмәтләре күрсәтәләр.

Балигъ булмаганнарның күзәтүчесезлеген һәм хокук бозуларын профилактикалау системасы органнары һәм учреждениеләренең үзара эшләвен җайга салу максатларында бүлек базасында Муниципаль социаль-тернәкләндерү консилиумы (МСТК) төзелде, аның составына мәгариф һәм яшьләр белән эшләү, сәламәтлек саклау, социаль яклау идарәләре, опека һәм попечительлек, эчке эшләр органнары һәм башка оешма вәкилләре кертелде.

Консилиум утырышларында социаль хәле имин булмаган гаиләләр карап тикшерелә һәм алга таба аларның проблемаларын хәл итү буенча чаралар күрелә.

Гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре

Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы Татарстан Республикасы социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләрендә куллануга тәкъдим иткән түбәндәге технологияләрне файдаланалар:

- «Татарстан Республикасында социаль ярдәмгә мохтаҗ балалары булган гаиләләргә нәтиҗәле практик социаль ярдәмне үстерү буенча чаралар комплексы»;

- Диагностика һәм психологик дезадаптацияне коррекцияләү методикалары;

- Яшүсмерләрнең спиртлы эчемлек куллануын психологик профилактикалау;

- Ишегалды уеннарының бала шәхесен формалаштыру чарасы булуы (ишегалды уеннарына өйрәтү технологиясе) (җәйге чорда);

- «Өйгә визит ясау хезмәте»;

- Тернәкләндерүче ял технологияләре;

- «Социаль хәле имин булмаган гаиләләр һәм балалар белән ведомствоара эш алып бару» технологиясе;

- «Участок социаль ярдәме хезмәте» технологиясе;

- Ябык типтагы учреждениеләрдән азат ителгән, шартлы хөкемгә тартылган балигъ булмаганнарга, шулай ук аларның гаиләләренә социаль булышлык итүне оештыру буенча ведомстволарның үзара эшләү технологиясе.

Гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге психологлары үз эшләрендә шулай ук түбәндәге технологияләрне кулланалар:

- Инвалид балалар белән эшләүдә релаксация терапиясе технологияләре;

- Инвалид балалар белән арт-терапия методын кулланып эшли торган социаль-психологик ярдәм технологияләре;

- Инвалид балалар белән курчак терапиясе методын кулланып эшли торган социаль-психологик ярдәм технологияләре;

- Инвалид балалар белән ком терапиясе методын (Sand-play) кулланып эшли торган социаль-психологик ярдәм технологияләре;

- Балигъ булмаган балалар белән кино терапиясе методын кулланып эшли торган социаль-психологик ярдәм технологияләре;

- Балигъ булмаган балалар белән әкият терапиясе методын кулланып эшли торган социаль-психологик ярдәм технологияләре;

- Монтессори терапиясе;

- «Лекотека» технологиясе;

- Мөмкинлекләре чикләнгән балаларны социальләштерүдә «Уен терапиясе»;

- Хобби-техникалар инвалид балалар белән эшләүдә тернәкләндерүче ял формасы булып тора (декупаж);

- Парк ритриты технологиясе мөмкинлекләре чикләнгән балалар белән эшләүдә тернәкләндерү формасы булып санала.

Бүлектә ата-аналар һәм балигъ булмаган балалар өчен 6 клуб эшли: социаль имин хәлдә булмаган гаиләләр өчен «7 Мин» клубы, «куркыныч төркемдәге» балигъ булмаган йөклеләр һәм яшь аналар өчен «Мин – әни» клубы, мөмкинлекләре чикләнгән балалар тәрбияләүче ата-аналар өчен «Гермес» клубы, конфликтлы гаиләләрдән чыккан балигъ булмаган балалар өчен «Акуна - Матата» клубы, сәламәтлек буенча мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен «Салават күпере» клубы, балалар һәм инвалид балалар тәрбияләүче ата-аналар өчен якшәмбе клублары эшли.

«Ышаныч» үзәге эшчәнлегенең беренче көннәреннән үк учреждение җитәкчелеге тарафыннан түбәндәге төп күрсәткечләр билгеләнде: дәүләт йөкләмәсен үтәү (мохтаҗларга 100 % социаль хезмәт күрсәтү), күрсәтелгән хезмәтнең тулылыгы һәм сыйфаты, болар клиентлардан нигезле шикаятьләрнең, контрольлек итүче органнардан кисәтүләрнең булмавы белән билгеләнә; партнерлар алдындагы финанс йөкләмәләрен үтәү: акчаларны максатлы файдалану, ел йомгаклары буенча кредиторлык бурычлары булмау, гамәлгә куючының бюджеттан тыш керемнәр буенча план үтәлеше.

2014 елда учреждение Татарстан Республикасы Хөкүмәтенең сыйфат өчен премиясен алуга конкурс дипломанты булды.



Вторник, 25 января 2022, 16:39