Җомга, 1 ноябрь 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

                                                     ВАКАНТЛЫ ВАЗЫЙФА БИЛӘҮГӘ КОНКУРС

Яр Чаллы шәһәре муниципаль берәмлеге Башкарма комитеты Җитәкчесе урынбасары (төзелеш, архитектура, җирдән файдалану) муниципаль хезмәтенең вакантлы вазыйфасын биләүгә конкурс нәтиҗәләре турында хәбәр

Конкурсны үткәрү датасы һәм вакыты: 2024 елның 7 мае, 11 сәгать 00 минут.

Конкурсны үткәрү урыны: Башкарма комитет бинасы (423805, Яр Чаллы шәһәре, Хәсән Туфан проспекты, 23 йорт, 402 кабинет). 

Яр Чаллы шәһәре муниципаль берәмлеге Башкарма комитетының конкурс комиссиясе Яр Чаллы шәһәре муниципаль берәмлеге Башкарма комитеты Җитәкчесе урынбасары (төзелеш, архитектура, җирдән файдалану) муниципаль хезмәтенең вакантлы вазыйфасын биләүгә конкурс йомгаклары буенча шуны хәбәр итә: кандидатларны бәяләү нәтиҗәсендә (белеме турында, муниципаль яки башка дәүләт хезмәтендә эшләве яки башка хезмәт эшчәнлеге башкаруы хакындагы документлар, шулай ук сайлау конкурсы процедуралары нигезендә), Фәттахов Мансур Әдип улы конкурс җиңүчесе дип танылды.

Яр Чаллы шәһәре муниципаль берәмлеге Башкарма комитеты Җитәкчесе урынбасары (төзелеш, архитектура, җирдән файдалану) муниципаль хезмәтенең вакантлы вазыйфасына (алга таба – вакантлы вазыйфа) дәгъва итүчеләргә квалификация таләпләре: эшчәнлек юнәлешенә туры килә торган югары белеме булу, муниципаль хезмәт стажы кимендә ике ел яки белгечлек буенча эш стажы кимендә дүрт ел, Россия Федерациясе Конституциясе, «Россия Федерациясендә җирле үзидарә оештыруның гомуми принциплары турында» 2003 елның 6 октябрендәге 131-ФЗ номерлы Федераль закон, «Россия Федерациясендә муниципаль хезмәт турында» 2007 елның 2 мартындагы 25-ФЗ номерлы Федераль закон, «Коррупциягә каршы тору турында» 2008 елның 25 декабрендәге 273-ФЗ номерлы закон, Татарстан Республикасы Конституциясе, «Татарстан Республикасында җирле үзидарә турында» 2004 елның 28 июлендәге 45-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы законы, Муниципаль хезмәт турында Татарстан Республикасы кодексы, Яр Чаллы шәһәре муниципаль берәмлеге Уставы, вакантлы вазыйфа буенча вазыйфа бурычларын үтәүгә карата башка норматив хокукый актлар, хезмәтне саклауның норматив таләпләре һәм янгынга каршы куркынычсызлык кагыйдәләре, Башкарма комитетта эчке хезмәт тәртибе кагыйдәләре, хезмәт мәгълүматлары белән эшләү өлкәсендәге белем һәм күнекмәләр, эш кәгазьләре белән эшләү һәм эшлекле аралашу нигезләре.

Конкурста катнашырга теләк белдергән гражданнар конкурс комиссиясенә түбәндәге документларны тапшыралар:

- конкурс комиссиясе рәисе исеменә шәхси гариза;

- Россия Федерациясе Хөкүмәте вәкаләтле федераль башкарма хакимият органы тарафыннан билгеләнгән форма буенча үз куллары белән тутырылган һәм имзаланган анкета, фотографиясе белән;

- паспорт яки аны алмаштыручы документ;

- хезмәт (эш) урыны буенча нотариаль яки кадрлар хезмәте тарафыннан расланган хезмәт кенәгәсе күчермәсе һәм (яки) хезмәт эшчәнлеге турында Россия Федерациясе законнары белән билгеләнгән тәртиптә рәсмиләштерелгән мәгълүмат;

- һөнәри белем турында, шулай ук граждан теләге буенча өстәмә һөнәри белем турында, гыйльми дәрәҗә, гыйльми исем бирелү турында документ;

муниципаль хезмәткә урнашуга комачаулый торган авыруның булмавы турында медицина оешмасы белешмәсе;

- муниципаль хезмәт турында Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы законнарында, башка норматив хокукый актларда каралган башка документлар.

Конкурска документлар әлеге хәбәр басылып чыккан көннән башлап 2024 елның 2 маена, 15:00 сәгатъкә кадәр (ял һәм эшләми торган бәйрәм көннәреннән тыш) түбәндәге адрес буенча кабул ителә: 423805, Яр Чаллы шәһәре, Хәсән Туфан проспекты, 23 йорт, 394 кабинет. Элемтә тел.: 8(8552)30-55-52. Документларны кабул итү вакыты: 8:00дән 12:00 сәгатькә кадәр һәм 13:00дән 15:00 сәгатькә кадәр.

Конкурс турында төгәлрәк мәгълүмат һәм хезмәт килешүе проекты Яр Чаллы шәһәре сайтының www.nabchelny.ru. «Башкарма комитет» бүлегендә урнаштырылган.

Башкарма комитетның "Яр Чаллы шәһәре муниципаль берәмлеге Башкарма комитеты Җитәкчесе урынбасары (төзелеш, архитектура, җирдән файдалану) муниципаль хезмәтенең вакантлы вазыйфасын биләүгә конкурс турында" 2024 елның 9 апрелендәге 2248 номерлы карары

Вакантлы вазыйфалар

- Яр Чаллы шәһәре муниципаль берәмлеге Башкарма комитеты карамагындагы җәмәгать тәртибен саклауны тәэмин итү идарәсенең әйдәүче белгече.

Һөнәри белем дәрәҗәсенә квалификация таләпләре – эшчәнлек юнәлешенә туры килерлек югары белем яки урта һөнәри белемгә ия булу.

- Россия Федерациясе Конституциясен, «Россия Федерациясендә җирле үзидарә оештыруның гомуми принциплары турында» 2003 елның 6 октябрендәге 131-ФЗ номерлы Федераль законны, «Россия Федерациясендә муниципаль хезмәт турында» 2007 елның 2 мартындагы 25-ФЗ номерлы Федераль законны, «Коррупциягә каршы тору турында» 2008 елның 25 декабрендәге 273-ФЗ номерлы Федераль законны, Татарстан Республикасы Конституциясен, «Татарстан Республикасында җирле үзидарә турында» 2004 елның 28 июлендәге 45-ЗРТ номерлы Татарстан Республикасы законын, Татарстан Республикасының Муниципаль хезмәт турындагы кодексын, Яр Чаллы шәһәре муниципаль берәмлеге Уставын белү; вазыйфаи бурычларны үтәгәндә кулланыла торган норматив хокукый актларны: «Персональ мәгълүматлар турында» 2006 елның 27 июлендәге 152-ФЗ номерлы Федераль законны, «Татарстан Республикасында тәртип саклау буенча җәмәгать пунктлары турында» 2015 елның 25 апрелендәге 33-ЗРТ номерлы Татарстан Республикасы законын, Яр Чаллы шәһәре муниципаль берәмлеге муниципаль хезмәткәрләренең Этика һәм хезмәт тәртибе кодексын белү;

- Башкарма комитетта хезмәтне саклауның норматив таләпләрен һәм янгынга каршы куркынычсызлык кагыйдәләрен белү;

- Россия Федерациясе дәүләт телләрен (рус телен), эш кәгазьләрен алып бару һәм эшлекле аралашу нигезләрен белү.

Резюмены Roza.Gadelshina@tatar.ru, zgbi.sb@mail.ru электрон адресларына җибәрергә, кызыксындырган мәгълүматны 30-55-52, 30-58-40 телефоннары буенча алырга мөмкин.

Понедельник, 19 августа 2024, 09:38