Шимбә, 19 апрель 2025 / рус тат / обычная версия

Информация:


Описание:

2024 елда Яр Чаллы шәһәренең җирле үзидарә органнарында гражданнар тарафыннан язмача җибәрелгән һәм шәхси кабул итүдә алынган 14728 мөрәҗәгать карап тикшерелде.

Мөрәҗәгатьләрнең гомуми саныннан:

5468е – язмача мөрәҗәгатьләр (2023 елда – 4809), шул исәптән Интернет-кабул итү һәм электрон почта аша – 3112 (2023 елда – 3037), шәхси кабул итүдә – 2599 (2023 елда – 2993), Кире элемтә платформасы системасы аша (ул 2024 елдан эшли) 6661 мөрәҗәгать алынды.

Шәһәр Хакиме һәм Башкарма комитет Җитәкчесе адресына 7113 кешедән 187 коллектив мөрәҗәгать керде (2023 елда – 10582 кешедән 211).

5468 мөрәҗәгатьнең 1012се уңай хәл ителде һәм бу гомуми санның 18,5 % ын тәшкил итте, 138 мөрәҗәгать ведомство буйсынуындагы оешмаларга җибәрелде, калган мөрәҗәгатьләр буенча аңлатмалар һәм рекомендацияләр бирелде.

Үзләренең социаль хәлен күрсәтүчеләрнең составы түбәндәге категория гражданнарга бүленә:

- эшләүчеләр: 361 (6,6 %);

- пенсионерлар: 248 (4,6 %);

- эшмәкәрләр: 56 (1,02 %);

- хезмәткәрләр: 46 (0,84 %);

- хуҗабикәләр: 45 (0,82 %);

- эшсезләр: 34 (0,6 %);

- интеллигенция: 9 (0,2 %)

- укучылар: 3 (0,05 %);

- социаль хәлен күрсәтмәүчеләр: 4666 (85,33 %).

Мөрәҗәгать итүчеләр арасында үзенең льготалы категориягә ия булуын күрсәтүчеләрнең күпчелеге: күп балалы гаиләләр – 163 (2,98 %), инвалидлар – 73 (1,34 %), хәрби хәрәкәт ветераннары – 21 (0,38 %), ялгыз ата-ана – (0,07%).

Гражданнардан кергән язмача мөрәҗәгатьләрне анализлау шуны күрсәтә, шәһәр халкы өчен түбәндәге мәсьәләләр аеруча актуаль саналган:

- торак-коммуналь хуҗалыгы – 1706 (2023 – 1687);

- юл хуҗалыгы – 644 (2023 – 413);

- җирдән файдалану – 520 (2023 – 361);

- төзелеш – 351 (2023 – 332);

- мәгариф һәм мәктәпкәчә тәрбия бирү – 310 (2023 – 305);

- махсус хәрби операция белән бәйле мәсьәләләр – 266 (2023 – 57);

- торак өлкәсе – 256 (2023 – 264);

- социаль тәэмин итү – 248 (2023 – 250);

- төрле характердагы мәсьәләләр – 238 (2023 елда – 200)

- сәүдә һәм кулланучылар хезмәте – 219 (2023 – 164);

- сәламәтлек саклау – 204 (2023 – 161);

- транспорт хезмәте күрсәтү – 184 (2023 – 260);

- законлылык һәм хокук тәртибен тәэмин итү – 157 (2023 – 137);

- хезмәт һәм эш белән тәэмин итү – 70 (2023 – 53);

- финанс өлкәсе – 64 (2023 – 120);

-элемтә мәсьәләләре – 31 (2023 – 45).

Шәхси кабул итү хакимият органнарының гражданнар белән кирәкле аралашу формасы булып кала. 2599 чаллылы нәкъ шул формадан файдаланган (2023 елда – 2993).

Барлык мөрәҗәгатьләр дә законда билгеләнгән срокларда карап тикшерелде, 986 мөрәҗәгать буенча чаралар күрелде, бу кабул ителгән гражданнарның гомуми санының 37,9% ын тәшкил итә. Мөрәҗәгать итүче 1613 гражданга аңлатмалар бирелде.

Муниципаль берәмлек җитәкчелеге тарафыннан 296 кеше кабул ителде (2023 елда – 289).

Гражданнар һәр атнаның сишәмбе көннәрендә түбәндәгечә кабул ителә:

  • Район хакимиятләре Башлыклары тарафыннан:

Автозавод районы – Шамил Усманов урамы, 112 (49/09) йорт адресы буенча, 2 этаж, 201 кабинет, 14.00 дән 17.00 сәгатькә кадәр;

Комсомол районы – Муса Җәлил исемендәге проспект, 56 (ГЭС пос., 8/7) йорт адресы буенча, 2,5 этаж, 251 кабинет, 14.00 дән 17.00 сәгатькә кадәр;

Үзәк районы буенча – Энтузиастлар бульвары, 11 (3/08) йорт адресы буенча, 3 этаж, 301 кабинет, 14.00 дән 17.00 сәгатькә кадәр;

Башкарма комитет Җитәкчесе урынбасарлары, идарә башлыклары тарафыннан – Хәсән Туфан проспекты, 23 йорт адресы буенча, 14.00 дән 17.00 сәгатькә кадәр;

шәһәр Хакиме, Яр Чаллы шәһәре муниципаль берәмлеге Башлыгы урынбасары, Башкарма комитет Җитәкчесе тарафыннан: Академик Рубаненко бульвары, 7 йорт адресы буенча шәһәр Хакименең җәмәгатьчелекне кабул итү бүлмәсе урнашкан бинада 16.00 дән 18.00 сәгатькә кадәр;

шәһәр Хакиме ярдәмчесе (халык белән эшләү буенча) тарафыннан: Академик Рубаненко бульвары, 7 йорт адресы буенча шәһәр Хакименең җәмәгатьчелекне кабул итү бүлмәсе урнашкан бинада көн саен, шимбә һәм якшәмбедән тыш 08.00 дән 17.00 сәгатькә кадәр, төшке ял 12.00 дән 13.00 сәгатькә кадәр.

Җирле үзидарә органнарында гражданнарның бер генә мөрәҗәгате дә игътибарсыз калмый.

Кергән мөрәҗәгатьләрнең мониторингы көн саен уздырыла, мөрәҗәгатьләрне үзвакытында карап тикшерү контрольдә тотыла, үтәү дисциплинасы буенча анализ ясала.

Җирле үзидарә органнарына гражданнардан кергән мөрәҗәгатьләрдә бәян ителгән мәсьәләләр компетенция кысаларында оператив рәвештә хәл ителә.

Мөрәҗәгать итүче һәр кешегә гамәлдәге законнар нигезендә язмача җаваплар һәм аңлатмалар бирелә.


Җитәкче:

Иванова Светлана Ивановна

Гражданнар мөрәҗәгате белән эшләү һәм контрольдә тоту бүлеге башлыгы

Хезмәткәрләр:

2019 елда гражданнардан кергән мөрәҗәгатьләр турында мәгълүмат

2020 елда гражданнардан кергән мөрәҗәгатьләр турында мәгълүмат

2021 елның 9 аенда гражданнардан кергән мөрәҗәгатьләр турында мәгълүмат

2021 елда гражданнардан кергән мөрәҗәгатьләр турында мәгълүмат

2021 елның 1 кварталында гражданнардан кергән мөрәҗәгатьләр турында мәгълүмат

2021 елның 1 яртыеллыгында гражданнардан кергән мөрәҗәгатьләр турында мәгълүмат

2022 елның 1 кварталында гражданнардан кергән мөрәҗәгатьләр турында мәгълүмат

2022 елның 1 яртыеллыгында гражданнардан кергән мөрәҗәгатьләр турында мәгълүмат

2022 елның 9 аенда гражданнардан кергән мөрәҗәгатьләр турында мәгълүмат

2022 елда гражданнардан кергән мөрәҗәгатьләр турында мәгълүмат

2023 елның 1 кварталында гражданнардан кергән мөрәҗәгатьләр турында мәгълүмат

2023 елның 1 яртыеллыгында гражданнардан кергән мөрәҗәгатьләр турында мәгълүмат

2023 елның 9 аенда гражданнардан кергән мөрәҗәгатьләр турында мәгълүмат 

2023 елда гражданнардан кергән мөрәҗәгатьләр турында мәгълүмат

2024 елның 1 кварталында гражданнардан кергән мөрәҗәгатьләр турында мәгълүмат

2024 елның 1 яртыеллыгында гражданнардан кергән мөрәҗәгатьләр турында мәгълүмат

2024 елның 9 аенда гражданнардан кергән мөрәҗәгатьләр турында мәгълүмат

2024 елда гражданнардан кергән мөрәҗәгатьләр турында мәгълүмат

2025 елның 1 кварталында гражданнардан кергән мөрәҗәгатьләр турында мәгълүмат


Вторник, 21 января 2025, 15:34