Автозавод районында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны, тыл хезмәтчәне Татьяна Петровна Клевцова 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Юбиляр Воронеж өлкәсенең Подгорное авылында крестьян гаиләсендә туа. Подгорное башлангыч мәктәбенең өч сыйныфын тәмамлый. Алга таба уку мөмкинлеге булмый, чөнки гаилә зур һәм хуҗалык эшләрендә ярдәм итәргә кирәк була. 1944 елда сөт кабул итү пунктына эшкә урнаша. 1950 елда район үзәгенә күчеп, сөт комбинатында эшләвен дәвам итә. 1950 елда кияүгә чыга. Хәзерге вакытта ике оныгы һәм дүрт оныкчыгы бар. Татьяна Петровна «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы елларында фидакарь хезмәт өчен» медале һәм юбилей медальләре белән бүләкләнгән.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Чәршәмбе, 9 октябрь 2019, 11:04