Чаллыдан махсус хәрби операциядә катнашучыларга чираттагы мәртәбә мөһим йөк – 20 тонна шефлык ярдәме җибәрелде.Чарада Чаллы хакиме Наил Мәһдиев катнашты.
Ул махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм күрсәтүгә мөһим өлеш керткән өчен волонтерларга, чаллылыларга рәхмәт белдерде.
Йөк составында егетләргә алгы сызыкта кирәк булачак бөтен нәрсә бар: маскировка челтәрләре, медикаментлар, төзү материаллары, азык-төлек продуктлары, су, шулай ук шәхси посылкалар һәм техника.
Ярдәм җыюда бөтен шәһәр халкы – волонтерлар, гади кешеләр һәм шәһәр предприятиеләренең коллективлары катнашты.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Пәнҗешәмбе, 17 июль 2025, 12:00