Пәнҗешәмбе, 17 июль 2025 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

51 комплекста «Безнең ишегалды» республика программасы тормышка ашты. Анда ишегаллары төзекләндерелде. 

Чаллыдагы ишегаллары елдан-ел матурая, төзекләндерелгән территорияләр белән сөендерә. Бу Татарстан Республикасының Раисе Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән «Безнең ишегалды» уникаль республика программасы ярдәмендә мөмкин булды. 

Анда яшәүчеләр юл төзүчеләренә бәйрәм оештырды. Аларны тәмле плау белән сыйладылар.

Чарада Башкарма комитет җитәкчесе Фәрид Салахов катнашты һәм рәхмәт эйтте. Ул алдыңгы эшчеләргә Рәхмәт хатлары ташырды. Аларны ТИҮ рәисе Дилә Гаязова да котлады. 

«Орион» яшьләр үзәге артистлары концерт программасы белән чыгыш ясады. Бәйрәм күңелле узды. Мондый очрашулар бөтен ишегалларында узачак.

Сишәмбе, 15 июль 2025, 17:45