Ул ГЭС бистәсендә ишегалдындагы бәйрәмдә булды. Чаллының ГЭС бистәсендәге 7/2 йорты ишегалдында «Татарстанда җәй» проекты кысаларында бәйрәм үткәрелде. Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән барлыкка килгән «Безнең ишегалды» программасы буенча әлеге йортның ишегалды капиталь ремонтланды.
Яшәүчеләрне, шәһәр кунакларын шатлыклы вакыйга белән котларга Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Чаллы хакиме Наил Мәһдиев килде.
Ишегалдында машина кую урыннары, җәяүлеләр юлы, балалар һәм спорт мәйданчыклары барлыкка килде.
Рөстәм Миңнеханов алдынгы ТИҮ җитәкчеләренә рәхмәт хатлары тапшырды.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Дүшәмбе, 14 июль 2025, 17:40