Яр Чаллы шәһәрендә «Җиңүдән җиңүгә» Бөтенроссия акциясе узды. Чара ике мөһим датага — фашист Германиясен һәм милитаристик Японияне җиңүнең 80 еллыгына багышланган иде. Оештыручылар белән бергә ноктадан ноктага Мәскәүдәге Мәңгелек ут ялкыны белән лампадка сәяхәт итә.
1945 ел — Бөек Ватан сугышы тәмамлану елы. Спортчылар йөгерү алдыннан тантаналы чарага тезелде. Аларны Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Винер Харисов сәламләде.
Тантаналы чарада Олимпия чемпионы Гөлнара Галкина-Сәмитова катнашты. Яр Чаллы шәһәре эстафета маршрутында сигезенче шәһәр булды. Финишка килеп җиткәч, спортчылар «Ватан-ана» мемориаль комплексы янында кабат очрашты. Акция азагында катнашучылар Мәңгелек утка чәчәкләр салды.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Чәршәмбе, 9 июль 2025, 12:00