Кадерле дуслар!
Сезне Яшьләр көне белән котлыйм!
Бүген Яр Чаллы шәһәренең мәктәп укучылары һәм студентлары укуда һәм фәндә, спортта һәм сәнгатьтә, башка бик күп өлкәләрдә уңышлар күрсәтә. Алар — безнең горурлыгыбыз!
Сезнең энергиягез һәм талантларыгыз шәһәребезне тагын да яхшырак һәм заманчарак итеп үзгәртүләрен дәвам итсен!
Сезгә яңа казанышлар, якты җиңүләр, барлык кыю планнарыгызның тормышка ашуын һәм нык сәламәтлек, бәхет һәм иминлек телим! Яшьләр көне белән! Тормышыгызның һәр көне шатлык, илһам һәм яңа ачышлар белән тулы булсын!
Чаллы хакиме Мәһдиев Н.Г.При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Шимбә, 28 июнь 2025, 10:00