Пәнҗешәмбе, 19 июнь 2025 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Чаллы хакиме Наил Мәһдиев һәм Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин чаллылыларны, кунакларны бәйрәм белән котлады.

Яр буе паркы  мәйданындагы милли бәйрәмебез «Авылкай» һәм «Әкият» кече мәйданнарында башланып китте. Биредә әкият геройлары, бәйрәм программасы, балалар өчен ярышлар оештырылды. 

Чаллылыларны Алексей Песошин һәм Наил Мәһдиев котлады.

Чаллылыларга бүләкләр бирелде.

Бәйрәмдә Татарстанның халык артисты, Татарстан дәүләт фольклор музыкасы ансамбленең сәнгать җитәкчесе Айдар Фәйзрахманов һәм аның ансабле чыгыш ясады.

Чаллы ипподромында 139 спортчы катнашты. Анда ат чабышлары узды.

Жокей Дмитрий Терентьев  җиңү яулады. Аның айгыры Хьюстон Слю беренче булды.

Чаллы Сабантуеның абсолют батыры Азат Габдрәшитов булды.

Сабантуйга Фирдүс Тямаев килде.

Шимбә, 14 июнь 2025, 22:17