Чаллыга Татарстан Республикасы хөкүмәте башлыгы Алексей Песошин килде. Кунакларны һәм чаллылыларны авыл капкалары янында татар яшьләре, гармун көйләре, татар халык җырлары каршы алды. Шәһәрдәшләр кушылып җырлады.
Бәйрәм кунаклары да осталыкларын күрсәтте. Алексей Песошин белән Наил Мәһдиев коймак та пешерде, утын да ярып курсәтте.
Чаллыда 80 нән артык милләт кешесе яши. Сабан туенда һәммәсе катнаша. Мәйдан алдында җырлы-биюле тамаша оештырылды.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Шимбә, 14 июнь 2025, 10:39