Якшәмбе, 1 июнь 2025 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Яр Чаллы дәүләт педагогия университетында Россия Мәгариф министрлыгы һәм Татарстан Республикасы  Мәгариф министрлыгы ярдәме белән «Мәгариф: чынбарлык һәм перспективалар» дигән педагогик форумы узды.

Чараның максаты — мәгариф өлкәсендә эшләүче хезмәткәрләрнең, галимнәр һәм педагогларның һөнәри компетенцияләрен камилләштерү мәсьәләләре буенча фикер алышу, алдынгы тәҗрибәләрне барлау һәм алар белән уртаклашу. 

Форум Россиянең төрле төбәкләреннән һәм чит илләрдән (Алжир Халык Демократик Республикасы, Төрекмәнстан, Казахстан) меңнән артык катнашучыны җыйды.

Чәршәмбе, 28 май 2025, 16:20