«Күрше фест»та җиңүчегә 500 мең сум бирәчәкләр. Бәйгедә һәркем катнаша ала. Башкарма комитет бинасында матбугат конференциясе уздырылды.
Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Күрше Фест» ишегалды вакыйгалары халык бәйгесенә старт бирде. Җиңүчегә 500 мең сумга кадәр акча вәгъә итәләр. Әлеге сумманы йорт ишегалдында чаралар оештыруга тотып була. «Күрше фест» «Безнең ишегалды» программасының дәвамы булып тора һәм илдә беренче тапкыр оештырыла.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Җомга, 23 май 2025, 11:51