Мы в социальных сетях

Пилотсыз очкычлар табылган очракта көч структураларына, Эчке эшләр министрлыгына, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгына хәбәр итәргә кирәк.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгыннан хәбәр яки сирена тавышын ишетәсез икән, тыныч кына киенергә һәм ышанычлы качу урынына яшеренергә кирәк. Шартлау тавышлары ишетелгән якка бару катгый тыела. Кызыксынып яисә фотога төшерү нияте белән очышлар теркәлгән урынга барырга ярамый. Пилотсыз очкычлар һөҗүмен яки шартлау вакытын фотога төшермәгез һәм кадрларны җибәрмәгез.

Сезнең әлеге кадрлар дошманга урында ориентлашырга мөмкинлек бирә ала. Әлеге кагыйдәләрне үтәү сезнең генә түгел, ә шушы вакытта янәшәдә булган кешеләрнең иминлегенә дә йогынты ясаячак.

Чәршәмбе, 7 май 2025, 15:00