Мы в социальных сетях

 Бүген илебезнең барлык җирлекләрендә дә Бөек Җиңүнең 80 еллыгын билгеләп үтәләр. Ватан-ана» мемориалы янында шәһәрнең гомуми белем бирү учреждениеләре укучылары сугыш еллары җырларын башкарды. Чаллыда бәйрәм чаралары Муса Җәлил һәйкәленә чәчәкләр салудан  башланып китте.

«Ватан-ана» мемориаль комплексы янында традицион Җиңү парады уза – Бөек Ватан сугышы дәһшәтләрен кичергән өлкән буынга хөрмәт күрсәтү һәм милли горурлык, бердәмлек символына әверелгән бәйрәм белән котлау.

9:00 сәгатьтә Мәңгелек ут янында Хәтер вахтасы игълан ителде. Чарада  Чаллы хаикме Наил Мәһдиев, ТР икътисад министры Олег Коробченко, Башкарма комитет җитәкчесе Фәрид Салахов, депутатлар һәм башкалар  катнашты.

Аннары бәйрәм чаралары «Ватан-ана» мемориал комплексы янында дәвам итте. Биредә концерт һәм парад оештырылды. Җиңү парадында ике меңнән артык кеше катнаша.

Парадта марш астында яшь армиячеләр — шәһәрнең 30, 84, 42 нче мәктәп укучылары, студентлар, хәрби уку йортлары шәкертләре, эчке эшләр органнары подразделениеләре, хәрби оешмалар вәкилләре катнашты. 

Венокларны шәһәр хакиме Наил Мәһдиев, премьер-министр урынбасары, Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко, Башкарма комитет җитәкчесе Фәрид Салахов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлары: Светлана Захарова, Владимир Чагин, Олег Николаев һәм Илдар Шамилов, Шәһәр Советы депутатлары, шәһәр предприятиеләре, оешмалары, учреждениеләр җитәкчеләре һәм башкалар салды.

Чаллы хакиме Наил Мәһдиев Бөек Ватан сугышы ветераны Мөхтәсим Фәрукшин янына барды һәм Җиңүнең 80 еллыгы белән котлады.

Шәһәр хакиме Наил Мәһдиев чаллылыларны котлады. Ул Габдулла Тукай яр буенда һәм Җиңү паркында булды һәм ветераннар белән очрашты. Чаллы мәйданында кичке программа узды, анда сәнгать осталары һәм яшьләр төркемнәре чыгыш ясады. Чарада барлыгы өч меңгә якын кеше катнашты.

Бүген алты махсус хәрби операциядә булып кайтучы хәрби ир-егетләр медаль һәм таныклыклар алды. Медальләрне Чаллы хакиме Наил Мәһдиев тапшырды.

Чаллылылар өчен иң яхшы иҗади коллективлар чыгыш ясады. Бәйрәм кульминациясе алдыннан оештыручылар лазерлы тамаша күрсәтте.

Аннары бәйрәм салюты булды.

Шимбә, 10 май 2025, 08:00