Бүген илебезнең барлык җирлекләрендә дә Бөек Җиңүнең 80 еллыгын билгеләп үтәләр. Ватан-ана» мемориалы янында шәһәрнең гомуми белем бирү учреждениеләре укучылары сугыш еллары җырларын башкарды.
«Без 20нче гасырның иң күп кан коелган Бөек Ватан сугышында җиңүнең 80 еллыгын билгеләп үтәбез. Анда илебезнең 27 млн иң кыю улы һәм кызының гомере өзелде. Шундый ватандашларыбыз арасында Советлар союзы герое, шагыйрь Муса Җәлил дә бар иде. Ул үзенең кыска гомерендә тирән эзләр калдырды. Фашист тоткынлыгында да үзенең иҗаты белән яшәүгә өмет уятты. Легендар КАМАЗлар шәһәрендә бер урам аның исемен йөртә. Скверда, аның стелласы янында без сугышта һәлак булган каһарманнарны искә алабыз», — диде Чаллы хакиме Наил Мәһдиев.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Җомга, 9 май 2025, 08:30