Татарстанда 10 меңнән артык үзмәшгуль кеше үзенең булачак пенсиясен формалаштыруга ирекле взнослар күчерә. Үзмәшгуль гражданнар һөнәри керемгә генә салым түли. Әмма алар, иминият кертемнәрен Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлегенә түләп барып, пенсияләрен мөстәкыйль рәвештә формалаштыра ала.
Взнослар түләүче сыйфатында теркәлү өчен гаризаны Татарстан Социаль фонд бүлегенә түбәндәге ысуллар буенча җибәрергә кирәк: дәүләт хезмәтләре порталында шәхси кабинет аша, «Минем салым» мобиль кушымтасы аша, почта аша һәм Социаль фондның төбәк бүлеге клиент хезмәтенә мөрәҗәгать итеп.
2025 елда «Профессиональ керемгә салым» махсус режимын кулланучы үзмәшгульләр өчен иминият кертемнәренең минималь күләме 59 241,60 сум тәшкил итә. Бу сумма бер ел иминият стажы һәм 0,975 индивидуаль пенсия коэффициентына (ИПК) эквивалент. Түләнгән сумма теркәлгән күләмнән кимрәк булган очракта иминият стажына түләнгән иминият кертемнәренә пропорциональ рәвештә билгеләнә торган чор гына кертелә. Ирекле кертемнең максималь күләме 473 932,80 сум тәшкил итә, бу 7,799 индивидуаль пенсия коэффициентына туры килә. Түләүне бөтен сумма белән берьюлы яки өлешләп ай саен күчерергә мөмкин. Моны агымдагы календарь елның 31 декабренә кадәр эшләргә кирәк.
«Ирекле кертемнәр хисабына тупланган пенсия коэффициентлары һәм стажы шәхси счётка киләсе елның 1 мартына кадәр теркәлә. Взнослар автомат рәвештә исәпкә алына, шуңа күрә Социаль фонд бүлегенә түләүләрне раслаучы документлар тапшырырга кирәкми», — дип ачыклык кертте Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.
Россия Социаль Фондының Татарстан Республикасы буенча бүлекчәсенең Контакт – үзәге телефоны: 8 800 1-000-001.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Чәршәмбе, 7 май 2025, 10:40