Бәйрәм чаралары өч районда һәм Азатлык мәйданында узды. Чарада Чаллы хакиме Наил Мәһдиев катнашты һәм бәйрәм белән котлады.
«Бу көн эшчеләрнең бердәмлеген күрсәтә. Яз - шулай ук яңару, яңа башлангычлар, яңа өметләр вакыты», - диде Наил Мәһдиев.
«Без алдынгыларның уңышлары белән горурланабыз, ветераннарның өлешен бәялибез, яшь белгечләргә өметләнәбез. Чаллының, республиканың, илебезнең чәчәк атуына көндәлек хезмәте белән өлеш керткән кешеләргә рәхмәтлебез», - диде ул.
Чаллы хакиме шәһәрләшләргә ныклы сәламәтлек, гаилә бәхете, тынычлык һәм иминлек теләде.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Пәнҗешәмбе, 1 май 2025, 19:00