Мы в социальных сетях

2025 елның 19 маеннан Россия пенсионерлар берлегенең Яр Чаллы шәһәрендәге җирле бүлеге, Яр Чаллы дәүләт педагогика университеты белән берлектә, сугышчан хәрәкәтләр ветераннары өчен яңа курслар эшли башлый. 

Әлеге курсларның максаты-компьютер белемен күтәрү, заманча акыллы гаджетлар белән эшләүне үзләштерү һәм сугышчан хәрәкәтләр ветераннары һәм аларның гаилә әгъзалары арасында цифрлы күнекмәләрне киңәйтү.

Курслар үз эченә интернет, социаль челтәрләр, 3D-модельләштерү, ясалма интеллект инструментлары, шулай ук челтәрдә куркынычсызлык нигезләре белән эшләргә өйрәтүне алачак. Катнашучылар база күнекмәләрен үзләштереп кенә калмыйча, тормыш сыйфатын яхшырту өчен заманча технологияләрне кулланырга да өйрәнә ала.

«Без заманча технологияләрнең тормышыбызның аерылгысыз өлешенә әверелүен аңлыйбыз. Сугышчан хәрәкәтләр ветераннары һәм аларның гаилә әгъзалары аларны көндәлек тормышта ышанычлы файдалана алуы мөһим. Безнең курслар яңа күнекмәләрне үзләштерергә һәм аралашу һәм үз-үзеңне тормышка ашыруның яңа мөмкинлекләрен ачарга ярдәм итәчәк», — искәртте Руслан Шәңгәрәев.

Белешмәләр өчен телефон: 7 905-374-35-55.

Чәршәмбе, 30 апрель 2025, 13:30