Чаллыда мобиль поликлиника эшләячәк. 1 майдан 11 майга кадәр «Омега» сәүдә үзәге каршында мобиль поликлиника эшләячәк. Биредә ЭКГ, флюорография үтеп булачак, шулай ук анализлар алачаклар, күз басымын тикшерәчәкләр. Шәһәрдәшләрне табиб-терапевт кабул итә. Хатын-кызлар маммолог һәм гинекологка күренә ала.
Чаллылыларны иртәнге сәгать 9:00дән кичке 17:00гә кадәр кабул итәләр. Тикшеренү нәтиҗәләрен үз поликлиникаңа шалтыратып белеп була.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Пәнҗешәмбе, 1 май 2025, 08:38