Мы в социальных сетях

Хөрмәтле чаллылылар! Кадерле дуслар!

Сезне чын күңелдән 1 Май – Яз һәм Хезмәт бәйрәме белән котлыйм!

Бу көн эшчеләрнең бердәмлеген күрсәтә. Яз - шулай ук яңару, яңа башлангычлар, яңа өметләр вакыты.

Без алдынгыларның уңышлары белән горурланабыз, ветераннарның өлешен бәялибез, яшь белгечләргә өметләнәбез. Чаллының, республиканың, илебезнең чәчәк атуына көндәлек хезмәте белән өлеш керткән кешеләргә рәхмәтлебез.

Барыгызга да нык сәламәтлек, гаилә бәхете, тынычлык һәм иминлек телим!

Бәйрәм белән!

                                                                                    Иң изге теләкләр белән, Чаллы хакиме Наил Мәһдиев

Пәнҗешәмбе, 1 май 2025, 07:03