ГЭС бистәсендә Муса Җәлил проспекты буенча юл хәрәкәте чикләнә. Анда төп бәйрәм чаралары уза.
9 май көнне 7:00 сәгатьтән 11:30 сәгатькә кадәр Муса Җәлил проспекты буйлап Гидростроительләр урамыннан Үзәк урамына кадәр, шулай ук Батенчук урамы буенча Ямашев бульварыннан Габдулла Тукай яр буе урамына кадәр хәрәкәт ябыла.
14:00 дән 23:00 гә кадәр Чулман проспектыннан Раскольников урамы белән Раис Беляев проспекты киселешенә кадәр хәрәкәт чикләнә.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Пәнҗешәмбе, 8 май 2025, 14:35