Яр Чаллы шәһәре укучылары арасында аеруча уңышлы чыгыш ясаганнар арасында 3 нче мәктәп укучысы Азалия Сыркина җиңүче булып танылды. Шулай ук, 2 нче гимназия укучысы Камилла Гафиятова, 9 нчы мәктәп укучысы Вадим Рицкий һәм 76 нчы гимназия укучысы Ләйлә Гайсина призерлар исемлегенә керде.
Казанда узган татар теленнән Халыкара олимпиадада Татарстанның 38 районыннан, Россиянең 27 төбәгеннән һәм дүрт чит илдән 450 укучы һәм 50 студент катнашты.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Пәнҗешәмбе, 24 апрель 2025, 13:45