Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты «Гаилә архивын тапшыр» дигән бәйге игълан итте. Исегезгә төшерәбез, 2025 елның 12 октябренә кадәр «Гаилә архивын тапшыр» бәйгәсендә катнашу өчен документлар һәм фотосурәтләр тапшырырга мөмкин.
Бәйгедә гражданнар – гаилә архивлары хуҗалары (фотосурәтләр, хатлар, рәхмәт хатлары, дипломнар һәм башка документлар) катнаша ала.
Бәйгене уздыру турындагы нигезләмә һәм катнашу өчен кирәкле документлар исемлеге, үрнәкләре «Интернет» мәгълүмат-телекоммуникация челтәрендәге «ТР Дәүләт архивы» ДБУ рәсми сайтында урнаштырылды: (https://ga.tatarstan.ru/konkursi.htm).
Белешмәләрне телефон аша белергә мөмкин: 8 (8552) 30-55-78.При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Пәнҗешәмбе, 24 апрель 2025, 13:00