Шәһәр күләмендә бөек шагыйребез Габдулла
Тукайның туган көненә багышланган «Тукай яши безнең күңелләрдә» дигән шигырь бәйгесе узды. Анда 109 бала катнашты. «Гөлназ» 49 нчы балалар бакчасында әдәби бәйрәм оештырылды. Бәйрәмгә шагыйрә Әлфия
Ситдыйкова килде.
Бәйрәм кунаклары «Туган тел» җырын җырлады. Бәйрәмне Ясминә Гатауллина «Матур булсын» дигән җыры белән тәмамлады. Ул гаилә фестивале җиңүчесе булды. Чара бик күңелле рухта узды.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Чәршәмбе, 23 апрель 2025, 08:13