Бүгенге көндә Татарстанда 120 459 электрон сертификат проактив форматта рәсмиләштерелгән. Ана капиталына сертификат беренче тапкыр проактив форматта 2020 елның апрелендә рәсмиләштерелде.
«Бу бик уңайлы сервис. Бала тугач, без бөтенләй яңа чынбарлыкка эләктек, һәм, әлбәттә инде, ана капиталына сертификат рәсмиләштерү турында уйламадык та. 10 көннән сертификат минем шәхси кабинетыма электрон рәвештә кергәч, гаҗәпләнүебезнең чиге булмады», — ди Лилия Багаува.
«Әгәр туу турында таныклык инде кулыгызда булып, дәүләт хезмәтләрендә сертификат килмәгән икән - берничә көн көтегез, мәгълүматларны эшкәртү өчен бераз вакыт кирәк. Тәрбиягә бала алган гаиләләр өчен сертификатны рәсмиләштерүнең элеккеге тәртибе саклана, чөнки уллыкка алу турындагы белешмәләрне бары тик тәрбиягә алган ата-аналар үзләре генә бирә ала. Моның өчен Татарстан Республикасы Социаль фонд бүлегенең теләсә кайсы клиент хезмәтенә мөрәҗәгать итәргә кирәк», — дип аңлатты Татарстан Социаль фонд бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.
Кирәк булганда, сертификатның цифрлы версиясен бастырып алырга яки компьютерда сакларга мөмкин. Сертификатның гамәлдә булу срогы чикләнмәгән.
Ана капиталы суммасы сертификатта аны рәсмиләштерү датасына күрсәтелә, капитал күләме (яки аның калган суммасы) ел саен 1 февральдән индексацияләнә. Документны алыштыру таләп ителми: арту автомат рәвештә башкарыла, ә капиталның яңа суммасы (яки аның калган өлеше) турында мәгълүматны дәүләт хезмәтләре порталында алырга мөмкин. Чыгарылма онлайн формалаштырыла һәм ата-ананың шәхси кабинетына җибәрелә.
Белешмәләр өчен телефон: 8 800 100 0001.При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Сишәмбе, 15 апрель 2025, 15:15