1 апрельдән 31 майга кадәр шәһәрдә территорияне төзекләндерү һәм чистарту буенча традицион санитар-экологик икеайлык игълан ителде. Бу хакта шәһәр хуҗалыгы һәм халык яшәешен тәэмин итү идарәсе башлыгы Руслан Вилданов хәбәр итте.
Идарәче оешмалар йорт яны территориясен төзекләндерү, агачлар һәм куаклар утырту, чәчәк бакчалары урнаштыру, шулай ук йорт яны территорияләрен, атап әйткәндә, белдерүләр такталарын, балалар һәм спорт мәйданчыкларын, урналарны, эскәмияләрне ревизияләүне үткәрә.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Дүшәмбе, 31 март 2025, 08:47