Якшәмбе, 20 апрель 2025 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Язгы ташуның мөмкин булган нәтиҗәләрен кисәтү һәм бетерү буенча әзерлек барышы турында шәһәр хуҗалыгы һәм халык яшәешен тәэмин итү идарәсе башлыгы Руслан Вилданов сөйләде. Гадәттәгечә язгы ташуны көйләүдә катнашучы гидротехник корылмалар зур игътибарга ия.

Торак-коммуналь комплекс предприятиеләрендә су чыгару техникасының һәм җайланмаларның өзлексез эшкә әзерлеге тикшерелде һәм анализ ясалды.

Балыкчылар белән эш аерым контрольдә. Янгын сүндерү-коткару бүлекчәләре, җәмәгать тәртибен саклау буенча муниципаль хезмәткәрләр һәм ГИМС тарафыннан боз асты балык тоту зоналарын ябу тәэмин ителгән.

Сишәмбе, 18 март 2025, 08:44