Чаллы хакиме Наил Мәһдиев махсус хәрби операциядәге хәрби хезмәткәрләргә һәм азат ителгән яңа территорияләрдә яшәүчләргә шефлык ярдәме туплауга булышкан шәһәрдәшләргә Россия Оборона министрлыгы бүләкләрен тапшырды.
«За укрепление боевого содружества» медале белән «ТАТПРОФ-Инвест» предприятиесе генераль директоры, Чаллының мактаулы гражданины Сергей Рачков һәм «Кардо» коммерция фирмасы директоры Владимир Артюхов бүләкләнде. Аңа шулай ук 55443 нче хәрби часть командиры Денис Малаховның рәхмәте тапшырылды.
Хәрбиләргә ярдәм иткәне өчен коррупциягә каршы тору мәсьәләләре буенча хаким ярдәмчесе Рамил Файсхановка «Север» хәрби төркеме җитәкчесе, якташыбыз, генерал-полковник, Россия Герое Александр Лапин исеменнән беренче дәрәҗәдәге «Бесстрашный» дигән күкрәк билгесе тапшырылды.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Дүшәмбе, 10 март 2025, 08:07